

Туймазы районы һәм Октябрьский шәһәре ветеринария станциясе табибы авырлыгы 1000 килограммнан артык булган сыер итенең яраклылык вакытын бер елга диярлек арттырып күрсәткән. Бу хакта Россельхознадзорның БР буенча идарәсендә хәбәр итәләр.
Ведомство мәгълүматлары буенча, ветврач 2024 елның 30 июненә кадәр кулланырга яраклы ит урынына куллану срогы 2023 елның 26 августына кадәр булган итне файдаланып, продукциянең “гомерен озайткан”. Товарны ветврач хезмәтләндергән шәхси эшкуар сатарга тиеш булган. Законсыз гамәлләрне «Меркурий» информсистемасы ачыкларга мөмкинлек биргән.
Станциягә мәҗбүри таләпләрне үтәмәү турында кисәтү игълан ителгән.
Чыганак: Башинформ.