

Авыллар яшәсен өчен - яшьләр, яшьләргә – мәдәният, мәктәп, эш урыннары кирәк.
Урзайбашка бу авыл өчен мөһим булган күркәм эшләр, ул эшләрне тудырып, тормышка ашыручылар белән танышу өчен бардык. Димәк, узган санда чыккан “Урзайбашлылар булдыра” мәкаләсе бер өлештә генә төгәлләнмәде... Исәбем – аның дәвамына сәбәп биргән кешеләрнең гамәлләрен, аларның яшәеш, тормыш агышлары турындагы уйларымны гәрәбә муенсадай бер җепкә тезеп бирү. Ни өчен гәрәбә? Чөнки төрле зурлыктагы гәрәбәләрдән тезелгән муенса зәвыклырак, затлырак һәм, иң мөһиме, шифасы зуррак була. Ни өчен төрле зурлыктагымы? Чөнки бу җирдә берни дә бертөрле була алмый – ике тамчы су кебек охшаш тоелган игезәкләр дә аерыла, кар бөртекләре дә кабатланмый. Бер чишмә суларын эчеп, бер чирәмдә йөгереп үскән бер авыл балаларының һәркайсысы үзгә булуы турында әйтеп тә торасы түгел. Аларның иң зур аермасы шунда – кем читкә чыгып киткән, ә кем шул газиз туган җиренә бөтен җаны-тәне белән береккән. Соңгыларының кан тамырлары да туган җиргә барып тоташадыр кебек – җирдән көч алып, шул җиргә гайрәт биреп яши алар. Роберт Зиннәтуллин нәкъ шундый ир-егетләрнең берсе.
– Шушында туганмын, шушында укыдым, эшләдем, шушында картаябыз инде, – диде әңгәмәдәшем, күркәм йорт, хуҗалык корылмалары, төрледән-төрле гөл-чәчәк түтәлләре белән уратылган ихата уртасындагы ачык беседкага утырышкач. Роберт Фәнил улы туган авылының тугры бер баласы булып чыкты. Ул гына да түгел, аның бүгенгесе, иртәгәсе, киләчәге өчен җан атып, һәр гамәле белән файда китерүне изге бурычы итеп алган кеше. Шулай итеп, бүген сүз “авыл” дип яшәүче Зиннәтуллиннар турында.
1961 елның 31 маенда туган Роберт Фәнил улы. Шул чорга хас бәхетле балачак җимешләрен татып үскән. Читкә китү, туган нигезне калдырып чыгып китү аның уена да кермәгән.
- Армиядән кайткач, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумына укырга
кердем. Агроном һөнәре серләренә төшенеп, авылга кайттым. Ул чорда матур гадәт бар иде – яшьләр теләп авылда калды, без шәһәргә атлыгып бармадык. Авылда кеше күп, иртәгәсе көнгә өмет бар, совхоз көчле, эш бар, акча түлиләр иде. Мин гаиләдә бер ул булдым. Ир бала төп нигездә кала дигән традиция дә көчле иде – калдык, эшләдек, яшәдек. Агроном, управляющий булып шактый гына эшләп өлгердем. Авылны сакларга, соңгы көнгә кадәр яшәтергә тырыштык. Тик, бездән генә торса икән андый эшләр...
Роберт Фәнил улының терәге һәм таянычы Зиләсе дә Урзайбаш кызы. Шуңа күрә, мәхәббәт тарихында могҗизалар юк, бар да гади – бергә уйнап үскәннәр. Ул вакытларны тузан туздырып, әбәкле, “сукыр тәкәле” уйнаганда, сыер саклаганда тәүге хисләре яралып, гомерлек мәхәббәт бөреләнгән. Күз тимәсен, барсына үрнәк булып, чөкердәшеп яшиләр. Бер ул, бер кыз үстергәннәр. Хәзер балалар һәм оныклар сөендерә.
“Күрше районнар да чакыра, өлгермибез”.
Зур урам чатындагы “Ихлас” кибетенә янәшә генә торучы мәһабәт йортлы хуҗалык булдыклы кешеләр яшәве турында сөйли, үзенә чакырып тора. Капкадан керүгә гөлләр диңгезенә чумасың. Монысы Зилә Нурлыгаян кызының уңганлыгы. Җимеш куакларын быел җәй уртасына кадәр җанга тигән кыраулар суккан, ә менә бу нәзакәтле гөлләрне тәрбиялүдә ул табигатьтән хәйләкәррәк булып чыккан. Берсеннән-берсе чагу булып янып утыручы чәчәкләр бизәкле таш түшәлгән ихатаны оҗмах почмагы иткән дә куйган. Әйткәндәй, авылда игълан ителгән “Тылсымлы матурлык иленә сәяхәт” конкурсында үз исемен кертмәгән Зилә ханым, башкаларга юл куйган, чөнки бу бәйрәмнәрнең иганәчесе дә үзләре бит...
- Йорт салдык, 20 елдан артык яшибез инде монда. Альберт белән
Альбинаны үстердек. Улыбыз, киленебез Эльза белән бергә яшибез. Оныклар – Ислам белән Әминә үсеп килә. Яшьләр икесе дә югары белемле, ә авылда эш бетте. 2011 елда гөрләп торган мәктәпне ябып куйдылар. Белми дә калдык... – дип дәвам итә Роберт Фәнил улы. – Ә авылны саклыйсы килә. Балалар эшсез булмасын дип йөрдем. Хәзер безнең белән бергә эшли башладылар. Авылда 2015нче елда кибет ачкан идек. Урзайбашта бүген 3 кибет эшли. Районда бер кибете дә булмаган авыллар күп. Шуннан, гаиләдә килешеп, “Күчмә автокибет” оештырырга булдык. Районда бу эшкә теләк белдерүчеләр арасында тендер үтте, без оттык.
Бүген инде 38 авылда магазиныбыз бар, дисәк тә хак. Шулай булып чыга да. Көненә 6-7 авылга товар илтеп өлгерәбез. Ел әйләнәсенә, һава шартлары нинди булса да йөрибез, чөнки кешеләр ышанып көтеп ала. Товарны Уфадан һәм Татарстаннан алабыз. Ассортиментны даими төрләндереп, яңа әзерләнгән ризыклар гына сатабыз. Җир кешеләре шундый эшкә кереп киттек менә. Моның өчен 2018 елда машина алдык, анда суыткыч, туңдыру камерасы урнашкан. Аныңчы УАЗ белән йөрдек. Мондагы кибеттән дә кеше өзелми, шөкер. Букчалары авыраеп киткәннәргә, күрше, ерак урамда яшәүчеләргә, өлкәнрәк яшькә җиткәннәргә җиңел машина белән илтеп бирәбез. Маршуртны да, барын да “до автоматизма” эшләдек. Күрше районнар да чакыра, өлгермибез.
Авылның меценаты
Роберт Зиннәтуллинны авылның меценаты, диләр. Гадел бәя. Ни булса да, авыл өстендә нинди хәл туса да, беренче булып ярдәм кулы сузучы - ул. Моның нигезе дә шул авылга мәхәббәте тугрылыгы.
- Авылның аксакаллары без, дип әйтә аламдыр. Тәртип тотасы,
киңәш-табыш итеп, авылның гомерен озайтырга тиешле кешеләр без. Карап торып авылларны таратасы килми, моны теләмибез. Балаларга җитсен, яшьләр кала бит әле, балалар кала. Бездә бер дигән буш өйләр күп. Яшәү шартларын яхшыртырга, инфраструктурасын үстерергә кирәк. Кечкенә мисал, өй сатып алырга теләүчеләр сорый: тегесе бармы, монысы бармы? Бер генә шарт булмасын, кире уйлыйлар (бөтен кешеләр дә Зиннәтуллинар түгел, авылны үстереп булырына ышанмыйлар (авт.). Юлы да, суы да, күпере дә, балалар бакчасы да, клубы да һәм ... мәктәбе кирәк. Балалар бакчасы бар, анда 21 бала йөри. 37 бала (ике автобус) Богады мәктәбенә йөреп укый. Ә читтә яшәп, хаклы ялга чыкканнар кайтып төпләнә хәзер. Яшьләр дә кайтыр иде – мәктәп юк! Безне бу мәсьәлә бик борчый. Якын киләчәккә иң зур максатыбыз – мәктәпне ачтыру. Ул илдә беренчеләр сафында торган мәктәп иде. Һич кенә дә гадел хәл булмады аны ябу.
Менә клуб та ябылу алдында иде. Лена Рәдиф кызы тырышып аны саклап калды. Авылда төрле мәдәни чаралар уздырабыз. Изге эшләрдән – зират коймасын әйләндердек. Финанс ярдәм күрсәткән кешеләргә барсына да гәзит аша рәхмәт барып җитсен. Зиратны бер булып, тиз эшләп куйдык. Акча җыю бик җаваплы эш. Халыктан җыйган акчаны нәтиҗәле куллана белергә дә кирәк.
Шушы урында Зилә ханым да сүзгә кушылды.
- Коймалары искергән бу зират җанга тынгы бирми тора иде.
Авылдашлар белән килешкәч, Динә, Лена һәм мин ике көн буена зиратка менеп, анда кемнәр ятканын язып, исемлек төзедек. Балалары, оныкларының телефон номерларын җыеп, СМС тараттык. Шул нык ярдәм итте. Бер атнада кирәкле сумманың 90 % җыелды. Йөри алмаган кешеләр, пенсионерлар үзләре чакырып биреп җибәрде.
Көчләп акча җыю турында сүз дә юк. Халык белми калмасын, дидек. Чит илдә яшәүче якташлар да кушылды. Мөмкинлекләре булса, сәдака бирерләр дип башлаган идек. Роберт булмаса, бу эшне болай оешкан төстә очлап чыга алмас идек.
Әфган. СВОчы авылдашлар хакы
Роберт Фәнил улы авылдашларына матди яклап та, җылы сүз белән дә ярдәм итә. Тормышның төрле якларын күреп, авырлыклар аша үтеп, бер генә тапкыр әҗәл авызыннан ычкынмаган кыю ир-егет башкача булдыра алмыйдыр. Роберт Зиннәтуллин әфганчы ветеран. Тирәнгә керми, яраларны кузгатмаска тырышып кына, сораштырмый кала алмадым бу хакта да.
- 1979нчы елда армиягә киттем. 1980нче елның сентябреннән 1982нче
елның февраленә кадәр Әфганда хезмәт иттем. Безнең часть Балтыйк диңгезе буенда ил чикләрен саклады. Гәүдә авырлыгы – 80 кг, буе - 180 булган егетләр десант штурм бригадасына сайлап алындык. Ике ай дәвамында әзерлек барды. Калининградта бергә тупладылар һәм без коралларыбыз, техникабыз белән 40нчы армия составында ташлы, таулы Әфган җиренә киттек. Курку хисе булдымы, дигәннән, ул вакытта армиядә хезмәт итү горурлык иде, җитмәсә, Әфган, интернациональ бурыч! Әфган безгә бертөрле кырыслык, усаллык, җитдилек өстәде. Без анда тиз арада үстек, ирләр булып кайттык. Дусларны да күп югалттык... Саннар буенча 15000 егет һәлак булды. Ә хәбәрсез югалганнар, яралылар... Картая, картая бары да искә төшә. Үзебезгә алмашка килгән срочникларны өйрәтеп кайтып киттек. Ни булса да, ул вакытта армиянең авторитеты зур, үрнәк итеп алырлык мисаллар күп иде. Мисал өчен, безгә монда авыз да итеп карамаган Карламан сгущенкасын бирәләр иде. Башкортстан егетләре мактана-мактана ашый идек. Ашату әйбәт булды. Һәр солдат гомере өчен көрәшәләр иде. Ә Әфган илендә, бер гасыр артта калган кебек, фәкыйрьлек хакимлек итә иде. Крестьян тырыша. Карбыз басуларында яттык. Әфганлылар ышаныч белдерүләрен аңлатып, ләвәшләрен күтәреп киләләр иде.
Анда хезмәт иткән авылдашлар тагын бар иде, күпләре юк инде хәзер... Без дә шок хәлендә кайттык. Әле ут эчендә йөргән, аны үткән егетләрне дә аңларга кирәк. Нык үзгәреп кайталар, алар да шок хәлендә, икенче караш белән кайталар, нервлары да икенчеләнә... Тыныч тормышка яраклашу безгә дә авыр булды – сугышырга өйрәнәсең, һәрвакыт каяндыр атарлар кебек, шартлаудан саклану инстинкты барлыкка килә...
Шул таулы-ташлы, сугыш тынмаган Әфган тауларында четерекле хәлләрне кичергән ир-егет тыныч тормышның кадерен безгә караганда мең кат артыграк аңлый. Бу аңа гомерлеккә сеңгән. Шуңа да бүген СВОда хезмәт итүче 13 авылдашына (читтән чакырылган, тамырлары Урзайбаштан булган егетләрне дә хәстәрлиләр) даими гуманитар ярдәм күрсәтүдә Роберт Фәнил улы иң беренче булып тотына һәм берни белән исәпләшми, посылкаларны шыпылдатып тутырып озата. Егетләрне каршы алучы, кунак итүчы, аралашып, яудаш, окопташ иптәшләренә дә җитәрлек итеп тәмәкесенә (фронтта ансыз бумый диләр) кадәр дә тутырып җибәрүче Әфган ветераны Зиннәтуллин кадәр ул егетләрне аңлаучы, хөрмәт күрсәтүче юктыр, диләр авылда. Йөрәге тулы изгелек булган бу ир-егетнең нәсел дәвамы да үзләренә охшаган. Альбертны да авылдашлары хөрмәт итә, киләчәктә авылның алтын баганасы булыр дип өмет баглый. Тырыш, эшчән, кешелекле, вакыт белән исәпләшеп тормый ярдәмгә хөрмәт итәләр. Авылга яңа сулыш өрер яшьләр кирәк. Авыллар яшәсен өчен - яшьләр, яшьләргә – мәдәният, мәктәп, эш урыннары кирәк.
- Урзайбашта бүген 600 гә якын кеше яши. Чәмле халык бездә, уңган тырыш. Уртак тел табып була. Бик активлар, – ди Роберт Зиннәтуллин һәм шул сыйфатлары белән алда торган бурычларны үтәп чыгуларына шикләнми.