Уйланырга урын бар
24 август 2023, 16:23

Йортсыз калган гаилә мәктәпнең спорт залында яшәргә мәҗбүр

Укулар башлангач, нишләрбез инде, дип кайгыралар Морозовлар.

ria.ruria.ru
Фото:ria.ru

Калининград өлкәсендә йортсыз калган күп балалы гаилә  мәктәпнең спорт залына күченеп яшәргә мәҗбүр.

Пионерскида яшәүче Морозовларның йорты шәһәр хакимияте үткәргән дренаж эшләре аркасында  чатнаган. Урындагы башлангыч мәктәптә алрга раскладушкалар бүлеп биргәннәр, душ һәм ризык белән тәэмин иткәннәр. Гаилә 17 бала тәрбияли, аларның бер өлеше – уллыкка һәм кызлыкка алынган балалар.

Шәһәр хакимияте каза күргән гаиләгә башка муниципаль округка  яисә  бала һәм ана кризис үзәгенә (гаилә башлыгыннан башка) күченергә тәкъдим иткән. Морозовлар бу тәкъдимнән баш тарткан. Моннан соң властьлар гаиләнең проблемасын хәл итү юлларын эзләмәгән. Балаларның әнисе Лариса ханымның сүзләренчә,  дәресләр башлану белән аларга күченергә туры киләчәк, әмма гаиләнең яңа яшәр урыны юк... 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас