

Ел елга туры килми: былтыр авыл хуҗалыгында эшләүчеләр иген уңышын “көрәп” алса, быел табигать артык юмартлыгын күрсәтмәде.
Ярый, табигатьнең үз кануннары: без аны үзгәртә алмыйбыз. Әмма быел бер яктан һава торышы аяк чалса, икенче яктан, ягулыкка хаклар арту игенчеләрне четерекле хәлгә куя.
Башкортстан хөкүмәтенең вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов әйтүенчә, агымдагы елда ягулык бәяләре кыйммәтләнү сәбәпле, аграрийларның чыгымнары 3 миллиард сумга арткан.
– Уракны тәмамлау, уҗым чәчү, җирне туңга сөрү һәм башка эшләрне башкару өчен 80 мең тонна дизель ягулыгы кирәк. Бүген җәйге ягулык хакы тоннасына 71,8 мең сумга җитте. Июльдән башлап, хаклар 35 процентка, ягъни 18,5 мең сумга артты. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бәяләр 22 процентка кыйммәтләнде, – дип бәян итте министр.
Әлбәттә, кызу урак өстендә ягулык хаклары арту, бер яктан, аграрийлар кесәсенә сукса, икенче яктан, уңышның үзкыйммәтен арттырачак. Әмма бүген төп бурыч – булганны югалтмый җыеп алу. Авырлыкларга карамастан, амбарлар тулачак, чөнки игеннең һәм мал азыгының былтырдан калган запасы да бар, ди Илшат Фазрахманов. Шулай булгач, 2024нче елга яхшы гына керәчәкбез дигән фикердә ул.
Әле уңыш җыю белән беррәттән 48 районда уҗым культураларын чәчәләр. Соңгы саннар буенча, 112 мең гектар мәйданга, ягъни ният ителгән күләмнең 20 процентына орлык төшеп яткан. Агротехник таләпләр буенча, уҗым арышын иртәрәк чәчәргә кирәк. Кайсыбер хуҗалыклар уҗым бодаен да чәчә башлаган.