Уйланырга урын бар
23 август 2023, 03:45

Атларда да кеше язмышлары

Әбҗәлил һәм Буян СВО зонасында җитди эшләр башкара.

Махсус хәрби операция зонасына озатылган Башкортстан атлары хәрби шартларга күнеккәннәр һәм үзләренә йөкләнгән бурычларны башкаралар.

Бу хакта БСТ журналисты Ильяс Батыргәрәев үзенең телеграм-каналында хәбәр итә. Аның әйтүенчә, Әбҗәлил һәм Буян кушаматлы атларга позицияләрне урап кайтуда һәм йөкләрне тавыш-тынсыз илтүдә катнашалар.  

Исегезгә төшерәбез, әлеге атларны СВО зонасына республикадан мобилизацияләнгәннәр хезмәт итүче полк командиры үтенече буенча алып килделәр. “Башкир” позывнойлы командир сөйләвенчә, хәрби позицияләрдә атларны куллану идеясен аңа рухи остазлары Хәмзә хәзрәт әйткән. Бу тәкъдимне офицерлар башта көлеп кабул иткән, әмма ныклап уйлагач, алгы сызыкта атлар белән эш итү бик отышлы икәнлеген аңлаганнар. Әйтик, малкайлар йөкләрне сугышчыларга кадәр тавыш-тынсыз илтә ала.

“Әлбәттә, йөк автомобильләре дә, квадроцикллар да куллана алабыз. Ләкин аларның тавышлы булуы хәвеф тудыра. Ә иртә таңда атлар белән хәрби позицияләргә бернинди тавыш-тынсыз барып кайтырга була. Ике ат белән 200 килограмм йөк илтергә мөмкин. Иртән ике рейс ясарга өлгереп була, – ди “Башкир”. – Башкорт атлары чыдам, көчле, акыллы. Киләчәктә аларның санын 10га кдаәр арттырырга ният бар”.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас