

Кеше организмы картайган саен иммун күзәнәкләре төрле инфекцияләр, токсиннар һәм яман шешләргә каршы ныклы көрәшә алмый.
Ни өчен картайганда иммунитет ныграк какшый дигән сорау галимнәрне күптән борчый. Бу уңайдан Вирджиния университетының Медицина мәктәбе галимнәре шуны ачыклаган: иммунитет организмда кальция җитмәгәнгә какшый.
Безнең организмның күзәнәкләрендә митохондрияләр – күзәнәкләр өчен төп энергия чыганаклары бар. Алар глюкоза һәм кислород эшкәртелгәндә барлыкка килә. Әлеге процесс өчен шулай ук кальций да кирәк. Әмма яшь барган саен кеше аны тулысынча ала һәм куллана алмый. Бу исә митохондрияләрнең энергия җитештерү мөмкинлеген киметә.
Тикшеренүчеләр ачыклавынча, макрофагларның (организм өчен агулы яки чит булган кисәкчәләрне, бактерияләрне тотып алып, эшкәртүче күзәнәкләр) иммун күзәнәкләрендә кальций алмашыну процессы аеруча нык какшый. Бу исә организмда ялкынсынуларны көчәйтүче NFAT протеинының активлашуына китерә. Элек әлеге хәлгә картлык проблемалары дип карыйлар иде.
Галимнәр шуны да ачыклаган: әлеге очракта кальций кушылмалары кабул итү генә ярдәм итми. Монда митохондрияләрдәге кальций дефицитының сәбәбенә йогынты ясарга кирәк. Моның өчен организмда кальцийның үзләштерелүенә ярдәм итүче препаратлар кирәк, диләр.
Тикшеренүчеләр фикеренчә, әлеге проблеманың сәбәбенә йогынты ясаганда хроник ялкынсынуларны киметергә һәм өлкән яшьтәгеләрнең сәламәтлеген яхшыртырга мөмкин булыр иде.