

Мошенниклар тик ятмый – үткән атнада гына алар уфалыларның 18 (!) млн сум акча алдап алган.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсе штабы начальнигы Артур Хафизов мәгълүматлары буенча, үткән атнада гына пошмас, тиз ышанучан уфалылар үз теләкләре белән аферистлар исәбенә 18 млн сумнан артык акча күчергән.
Артур Хафизов әйтүенчә, югары дәрәҗә биләгән затлар һәм махсус хезмәтләр хезмәткәрләре бервакытта да счетның торышын тикшерү максатыннан кешегә шалтыратмыйлар.
Хәзер банкоматлар янында полиция хезмәткәрләре дежур тора, шәһәр халкына алдауның яңа схемалары турында хәбәр итеп торалар. Уяу булыйк.
Чыганак: Башинформ