

Кайчак уйлап-уйлап куям да, әйбәт кешеләр бар икән әле дөньяда дигән фикергә киләм. Әйе, өлкәнрәкләр еш кына безгә ишарәләп (инде үзем дә тиздән дүртенче дистәне вакларга торсам да) “эх, сез, яшьләр, менә без заманында...” дип, үзләре үскән чорны сагынып искә ала. Элек тегеләй иде, элек болай иде. “Идеология булды, идеаллар булды, пионер-комсомол оешмалары эшләде, ә хәзер...” – дип кул селтиләр.
Әйе, шәхсән мин октябрят та, пионер да булмадым. Бетерелде ул. Шундый болганчык чорда җитештек без. Тик шулай да...
Күптән түгел башкаланың миңа бик үк яхшы таныш булмаган бистәсенә – Черниковкага – барырга туры килде. Сәбәбе – улымның икенче белем учрежденисенә күчү сәбәпле, мәктәптән документларын барып алу. Иртәрәк килгәнмен, мәктәп бикле иде әле. Укучылар каникулда, укытучылар сәгать тугызга гына килә. Вакыт уздырыйм дип, урнашкан “Магнит” кибетенә кереп чыктым. Вакыт үтте, мәктәптә эшләремне бетереп, автобуска утырып, эшкә юлландым. Эштән кайтыр вакыт җиткәч, тукталышка чыктым. Ипи-сөт алырга дип янә кибеткә кердем. Товарларымны кассага тездем, кассир хатын аларны “пробивать”итте, бу вакытта инде мин котым очып сумкамнан кошелегымны эзли идем. Юк кошелек, юк... Әлбәттә, эсселе-суыклы булып китте. “Магнит”та да, әйберләрне тутырганда, аннан эшкә килгәч тә, кечкенә рюкзагымны тәртипкә китергәнем хәтердә. Контейнердагы төшке ашымны чыгардым, “Алга” картасын тышкы кесәсенә салдым, зарядканы алганым хәтердә. Кошелек та шунда иде кебек. Йөгердем эшкә. Тик кошелек кабинетта юк иде.
“Магнит”та төшереп калдырганмындыр инде, дип уйладым. Анда барыргамы? Бик ерак, әле миңа кайтасы да ерак, яшәвем шәһәр артындагы бер авылда. Кайтып киттем. Кошелегымда өч банк картасы. Бу вакытка кадәр шуларның берсен дә беркем дә кулланмады әле. Моны төгәл беләм, чөнки телефоныма смс-хәбәр килә. Пандемия заманыннан тулысынча банк картасы белән куллана башлау гадәткә кергән иде. Кошелекта кайчак 50 сум акча да булмый. Ләкин бу юлы туры килсә, банкомат аша картага салырмын дип кошелекка биш мең сум кәгазь акча тыккан идем... Кыскасы, шул биш мең мине “үтерде” генә. Әй сүктем үземне, әй сүктем. Кемдер акча өчен кайгырма, башка яктан керәчәк ул, дияргә ярата. Әмма миңа керми, мин бары тик хезмәт хакына гына яшим.
Ничек тә булса шул “Магнит” кибете белән элемтәгә керергә кирәк дип уйладым. Интернет аша Телеграмда “Магнит” кибетләренә кагылышлы бер чат таптым. Анда робот (бот) белән языша башладым. Бот мине нинди сораулар кызыксындыруын белер өчен аларның вариантларын тәкъдим итте. Анда миңа кирәккән “забыли карту или личные вещи” дигәне бар иде. Шуңа бастым. Шулай итеп, бот белән диалогым башланды. Кибетнең адресын да белмим бит! Бары тик транспорт тукталышын гына. Бот адресны чек аша карарга киңәш итте. Ә мин бөтен чекларны җыям. Менә бит, кирәге чыкты бу гадәтнең! Кибет адресын белдем. Нәрсә югалтканымны әйттеп, бот соравы буенча аны төгәл тасвирладым, эчендә ниләр барлыгын яздым. (Нишләптер, акча барлыгын язмадым... ) Бот кибеткә “запрос” җибәрде, көтегез, бераздан телефоныгызга югалткан кошелегыгыз кибеттәме, юкмы икәнен раслап смс-хәбәр килер диде. Бу вакытта сәгать көндезге дүртләр иде. Карталардагы акчаларым исән булса да, бәладән башаяк дип, мин аларны әлеге дә баягы телефон аша иремнең картасына күчереп тордым. Юл хакын да мобиль кушымта аша түләп өйгә кайтып җиттем.
Эчтән янам һәм сызам дигәндәй, смс-хәбәр килми генә бит. Инде кошелек анда булган хәлдә дә, акчасын күптән кесәләренә шудыргандыр. Кызганыч, әлбәттә. Шулай да, өч банк картасы эчне пошыра. Аларның берсе – эшнеке, икенчесе улымның пенсиясе килә торган, өченчесе социаль пособие өчен рәсмиләштерелгән. Хет шул банк карталары табылса иде, дип уйлый башладым. Кәгазь биш меңлек белән күңелемнән хушлаштым. Кичке сәгать сигезләрдә смс-хәбәр килде бит, әйгенәм! “Ваши вещи находятся в магазине. По данному вопросу можете обратиться к администратору. Благодарим за обращение” дип язылган иде анда. Эххх, минәйтәм, кибет сатучылары “хуҗасына кошелегы хуҗасына бөтенләй кирәкми, ахры, иртәдән бирле эзләми”, дип уйлап, теге биш мең сумны үзләренә алгандыр инде, дип эчем пошты. Ярый, хет карталары исән булсын инде, арытаба, бәлки, игътибарлырак булырмын дип уйланып йөрдем.
Икенче көнне кибет ачылуга мин инде “Магнит” ишеге төбендә басып тора идем. Биш мең сум зур акча түгел инде, әмма эчем шулкадәр пошкан иде ки, бусага аша атлап кергәндә аякларым калтырый иде. Кердем дә, кассирга мөрәҗәгать иттем. Ул кибетнең икенче залына кереп, администратордан сорарга кушты. Анда кердем, кассадагы егет сагыз һәм “Тик-так”лар стойкасыннан алып, кошелегымны сузды. Ап-ачык җиргә куйганнар. Шунда идән юучы җыештырып йөри. Рәхмәт әйтеп, кошелегымны алдым, читкәрәк китеп, тизрәк замогын шудырдым. Икегә бөкләнгән биш мең сум акча шунда ята иде. Әгәр дә мәгәр акчасы исән булса, табучыга шунда ук 500 сум акча бирәм, дип үземә сүз биргән идем. Әмма бүген икенче смена иде. Кичәге хезмәткәрләрнең берсе дә юк иде. Идән юучы да әллә ничек сәерсенеп карады. Кыскасы, каушадым, һәм рәхмәт әйтеп чыгып киттем. Чыккач, күңелем тулып күзләрем яшьләнде. Янә беренче залга кереп, кассир кызга (нигәдер егет мине аңламас төсле тоелды, бик яшь тә иде үзе) күз яшьләремә төелә-төелә кошелегымда акчасы да булуын, һәм аңа беркем тимәвен әйттем. Үзем бертуктаусыз “спасибо, спасибо” дидем...
Кошелек тарихы шулай тәмамланды. Эшкә килеп кергәндә мин тыны чыккан шар төсле идем. Югалту аркасында киеренке хис-тойгылар кичереп, кошелегым һәм аның эчендәге акчага да беркем тимәвен белү мине шулай итте.
Сөмбел ИСМӘГЫЙЛЕВА.