

Туймазыда яшәүче күп балалы әни махсус хәрби операция зонасына юлланган.
15 еллык стажы булган шәфкать туташы бер елга контракт төзегән, медкомиссия һәм һөнәри сайлап алу үткән дип хәбәр итә “Туймазинский вестник” басмасы.
Резеданың өлкән улына 17 яшь, төпчек кызы әлегә кечкенә. Балалар барысы да әтиләре белән кала. Әтиләре водитель булып эшли.
– Өлкән балалар минем карарымны аңлап кабул иттеләр. Кече кызым әлегә мине бер ел буена күрә алмаячагын аңламый. Әмма мин тормыш иптәшемә ышанам. Ул бик җаваплы, без җиңеп чыгачакбыз, – дип бәян иткән шәфкать туташы.
Резеда коронавирус пандемиясе вакытында дәваханәдә эшләгән.
– Хәвеф һәм зур йөкләмәләрнең нәрсә икәнлеген беләм. Тәүлегенә дүртәр сәгать кенә йоклап эшләгән вакытлар булды. Әмма бурычыбызны тиешенчә башкара идек. Әлбәттә, махсус хәрби операцияне пандемия белән чагыштырып булмый икәнлеген аңлыйм. Бу – миңа гына түгел, барысы өчен дә яңа сынау. Һәм мин сынатмам дип ышанам, – ди ул.
Без дә шулай дип ышанабыз һәм барысының да исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын телибез.