Уйланырга урын бар
6 август 2023, 15:26

Биш районда гына халык саны арта

Бу исемлектә сезнең район бармы?

regnum.ruregnum.ru
regnum.ru

2022 елда республиканың күпчелек районнарында халыкның табигый кимүе теркәлгән. Бу инде балалар тууга караганда үлем очраклары күбрәк дигән сүз.

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының отчетыннан күренүенчә, узган ел халыкның табигый кимү күрсәткече 1000 кешегә 3,1 нисбәтендә булган дип яза  UfaTime.ru матбугат чарасы.

Бары биш муниципалитетта гына үлем очракларына караганда балалар туу саны күбрәк булган. Бу исемлектә – Бөрҗән (3,6), Уфа (2,8), Әбҗәлил (0,7), Баймак (0,2) районнары һәм Нефтекама шәһәре (0,6). Калганнарда халык саны табигый кимегән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас