Уйланырга урын бар
4 август 2023, 17:33

Йөзләгән бала яңгыр астында хезмәт хакы көтәргә мәҗбүр булган

Оештыручылар алдан уйлап бетермәгән, күрәсең. 

pxhere.compxhere.com
Фото:pxhere.com

Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә йөзләгән балаларны сәгатьләр буе яңгыр астында хезмәт хакы көтеп торырга мәҗбүр иткәннәр. Бу хакта “Подъем” Telegram-каналы хәбәр итә. Мәктәп укучыларының берсенең әнисе әйтүенчә, аның кызы башка балалар белән бергә төнгә кадәр чиратта тора. "Кичә бала 13 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр торды, бүген дә кызым сәгать бергә килде һәм әле дә тора", — дип сөйләгән хатын.

Кыз йөзләгән башка балалар белән бергә территорияне яшелләндерүдә катнашкан, дип сөйләгән ана кеше. Шул ук вакытта, хатын-кыз сүзләренчә, кайбер яшүсмерләрдән «начар эшләгәннәре өчен» акчаның бер өлешен тотып калганнар.

Балалар эшләгән парк хакимиятендә хәбәр итүләренчә, хезмәт хакы бирүдә чират балаларның үзләре  аркасында барлыкка килгән, аларның күбесе билгеләнгән вакыттан алдарак килгән һәм «шау-шу тудырган». Анда балалар белән исәп-хисапны тизләтү өчен өч кассирны эшкә чыгарганнар дип хәбәр итәләр. Тикшерүгә прокуратура да кушылган. 

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас