Уйланырга урын бар
4 Августа 2023, 04:45

Җан асрар өчен күпме акча кирәк?

Кешечә яшәр өчен аена ничә сум кирәк дип уйлыйсыз?

chastnik-m.ruchastnik-m.ru
chastnik-m.ru

Росстат аналитиклары кешеләрнең иң кирәкле товар һәм хезмәтләргә ихтыяҗлар җыелмасын  исәпләгән һәм аның гомум хакын чыгарган.

Илнең социаль-икътисади хәле турындагы докладтан күренүенчә, Башкортстанда агымдагы елның июнендә товар һәм хезмәтләрнең минималь җыелмасы уртача 18869 сум булган. Бу инде җан асрар өчен аена шулкадәр акча кирәк дигән сүз. Моннан ярты ел элек, ягъни 2022 елның декабре белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 3 процентка арткан.

Ил буенча исәпләгәндә, аена уртача 20941 сум  килеп чыккан. Иң кыйммәт тормыш Чукотка автоном округында. Анда ихтыяҗларны тәэмин итү өчен аена 39974 сум акча кирәк. Ә Мордовиядә яшәүчеләргә 18071 сум да җитә икән.

Шуны да әйтеп китик: аналитиклар товар һәм хезмәтләр җыелмасының хакын 30 төр азык-төлекнең, 41 төр башка товарларның һәм 12 төр хезмәт күрсәтүнең бәяләреннән чыгып төзегән.

Ә сезгә җан асрар өчен аена күпме акча кирәк?

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас