Уйланырга урын бар
30 июль 2023, 09:36

Али-Хөсәен, Аллан, Рейана һәм Санам...

Сезнең якта да сабыйларга ят исемнәр кушалармы?

nastroy.infonastroy.info
nastroy.info

Исем – кешенең бизәге, диләр. Ата-бабалар сабыйга исем сайлауга аеруча җитди һәм сак караганнар. Чөнки исем кешенең язмышын, холык-фигылен билгели дигән ышану яшәгән.

Әмма заманнар үзгәргән саен кулланылышка яңа исемнәр килеп керә. Бүген дә сабыйларына ят исемнәр бирүче ата-аналар шактый. Мәсәлән, 2023 елда, ЗАГС мәгълүматлары буенча, Башкортстанда кызларга Санам, Рейана, Велислава, Софи исемнәре бирелгән. Малайларга Абдульдкәрим, Аллан, Бао Лонг, Али-Хөсәен, хәтта Эльвира дип исем кушканнар.

Кызлар өчен иң популяр исем булып – Амели, малайлар арасында Әмир тора. Быел республикада 491 (!) Әмир туган. Аларның 44е – узган атнада дөньяга килгән.

Ә сезнең якларда сабыйларга ят исемнәр кушалармы? Әллә инде үзебезнең милли исемнәргә өстенлек бирәләрме? Әмирләр сездә дә бармы?

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас