

Русиядә тәмугка ышанган гражданнар саны оҗмахка ышанганнардан күбрәк. Мондый мәгълүматлар Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сайтында бастырылган.
«Диннең аерылгысыз өлеше булып дөнья төзелеше, үлемнән соңгы тормыш турындагы күзаллаулар тора. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, Русия җәмгыятендә Алла, фәрештәләр, оҗмах, тәмуг һәм шайтан турында дини постулатларга ышану киң таралган», – диелә хәбәрдә.
Мәсәлән, Аллага ышанган русиялеләр Иблискә ышанганнарга караганда күбрәк — 66 процент 47 процентка каршы. Үз чиратында, сораштыруда катнашучылар арасында тәмугның барлыгына ышанучылар саны – 44%, ә менә оҗмахка ышанучыларга саны – 41 процентка. Моннан тыш, ил гражданнарының яртысыннан артыгы (56 проценты) фәрештәләргә ышана. ВЦИОМ мәгълүматлары буенча, конфессия мондый карашларга зур йогынты ясый.
"Православие динен тотучы русиялеләр һәм башка конфессияләрдәге русиялеләр санап үтелгәннәрнең барысына да, бигрәк тә Аллага (86 процент православие динен тотучылар һәм 76 процент) ышаналар. Оҗмахка – православие динен тотучыларның 55 проценты, башка конфессияләрне тотучыларның 56 проценты ышана, җәһәннәмгә – православие динен тотучыларның 57 проценты, башка конфессияләрне тотучыларның 58 проценты ышаналар", — дип аңлаталар үзәктә.
Чыганак: lenta.ru