Уйланырга урын бар
27 июль 2023, 08:45

“Веранда ремонтларга акча сорыйлар...”

Ата-аналар Уфа садикларының берсендәге хәлгә зарланалар.

“Веранда ремонтларга акча слорыйлар...”“Веранда ремонтларга акча слорыйлар...”
“Веранда ремонтларга акча слорыйлар...”

Әти-әниләр сөйләвенчә, Уфада балалар бакчаларының берсендә, садик бюджеттан финансланырга тиеш булуга карамастан, алардан веранда ремонтлау өчен акча җыялар икән.

“84нче балалар бакчасында, күпчелек садиклардагы кебек,  вакыты-вакыты белән бакча ихтыяҗлары өчен акча җыялар. Ләкин бу юлы ачуым чиксез. Тәрбиячеләр мөдирнең тәкъдиме белән веранданы ремонтлау, идәндәге такталарын алыштыру һәм буяу өчен акча сорыйлар.

Төзелеш материаллары хәзер бик кыйммәт, минемчә, барлык ата-аналар да бу хәлгә ачулыдыр. Бакча дәүләт учреждениесе булып тора, мондый эшләр ата-аналар җилкәсенә йөкләнергә тиеш түгел. Аннары  мондый эшләрне ата-аналар түгел, ә осталар эшләргә тиеш», - дип зарланган Иван.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас