

(Парча)
Ямьле җəйлəр җитеп, печəн чоры якынлашкан саен мин бу хакта язарга омтылам. Омтылам да... язылмыйча кала. Менə ничə ел инде шулай. Быел, Əткəемнең тууына – 95, вафатына 30 ел тулган чакта, үземне бу турыда язарга бурычлымын, дип санадым. Аның кул җылысын саклаучы чалгы сабына тотыну белəн хатирəлəргə бирелəм...
Əткəйнең исемендə урман хуҗалыгыннан бүлеп бирелгəн ике посадка бар иде. «Посадка» дип безнең якларда урман эчендə агачлары киселгəннəн соң яшь үсентелəр утыртылган мəйданнарны атыйлар. Шул үсентелəрне тəрбиялəп үстергəн елларда рəт араларыннан чабып алынган печəн синеке була. Тик барыбер моны ел саен урман хуҗалыгы рөхсəте белəн һəм күпмедер бəягə билет сатып алып эшлисең. Гадəттə, бу июль башларына туры килə.
Əткəйнең ике посадкасы бар иде. Хəтерем ялгышмаса, аларның берсе – бер гектарлы, икенчесе 75 сутыйлы иде. Без гаилəдə алты бала – ике апа, дүрт малай – үстек. Бер елны чалгы тотып Əткəй артыннан дүртебез дə бастык: Əткəй, аннан абыйлар Флүс белəн Фоат, аннары мин, энекəш Фəйлəс. Фирдус белəн Валерий җизнилəр дə юк иде микəн əле ул елда? Ничек кенə булмасын, ул елда катнаша алмаган булсалар да, җизнилəр безгə һəрвакыт ярдəмлəште, рəхмəт аларга.
Шулай тезелешеп бастык. Алда, əлбəттə – сигезлеме-тугызлымы чалгысы белəн Əткəй. Бу урында уракка төшкəн комбайннар күз алдына килə: андый чакта, гəзиттəн махсус фотохəбəрче чакырып, тезмə саен бер комбайн бастырып, матур итеп «кəртечкəгə» төшерəлəр. Без дə, хас та шул басу корабларыдай тезелешеп, «бисмилла»ны əйтеп, селтəнеп җибəрəбез...
Əткəй, мəрхүм, ашыкмый да, кабаланмый да, каударланмый да, акрын гына селтəнə-селтəнə алгарак китə. Без дə төшеп калганнардан түгел дə соң, өстəвенə, яшьлəр дə, лəкин калышабыз. Əткəйнең башына авыр операция кичергəнлеген дə онытмыйбыз, шуңа мин, янавычны тотып, Əткəй янына йөгерəм; «яный белмим бугай, Əткəй, яхшылап янап бир əле» дигəн булып, аны үземчə бераз ял иттереп алдырырга тырышам...
Посадка буйга ару гына сузылган. Берəр рəт чыгуга – перекур. Җизнилəр кабызгач, Əткəй дə түзми: «Прикур булгач, прикур булсын, миңа да бир инде берəрне, кияү», – дип, тəмəке сорап ала. Мəрхүмкəем, эчү белəн дə, тарту белəн дə мавыкмады, үзе əйтмешли, «за компанию» йотыштыра да, тартыштыра да иде. Җизнилəр катырагын «лезвие калынлыгы гына» йотып куйса, ул да бераз йота иде. Лəкин печəндə, эсседə, кызу эш өстендə ул нəрсə белəн артык мавыгырга ярамый, чөнки бераздан үзеңнең дə шул чабылган печəн хəленə төшүең ихтимал.
«Күмəклəгəн – яу кайтарган», дигəндəй, фəлəн чалгыга күпмени инде ул ике гектар чамасы! Лəкин аз да түгел, кояш та биегрəк күтəрелə, билгə дə суга, белəклəр дə арый, черки-кигəвене дə бимазалый. Андый чакта төшкелеккə туктыйбыз да, көннең иң эссе чагында кайтып ял итеп, су коенып, кичкелеккə тагын посадкага китəбез.
Бик чиста, җиренə җиткереп эшлəргə ярата иде, мəрхүмкəем. Берсендə минем арттан берничə үлəн яңадан тырпаеп торып баскан, чабылмый калган. Моны күргəч, Əткəй бик мəгънəле сүз əйтеп куйды, мин аны əле дə онытмыйм. «Бар əле, улым, шуларны чабып кил əле. Безне мыскыл итеп утырмасыннар, безнең нəселдə печəнне ялатып чабалар», – диде ул. «Ялатып» дигəне камылны бик кыска калдырып, чалгыны күтəреп түгел, җир өстеннəн шудырып йөртеп чабу иде.
Чыршы-нарат үсентелəренə бик тə игътибарлы иде Əткəччəем. Чалгы очы берəрсенең ботак очын гына кисеп үтсə дə, тешлəрен кысып, «ыһ» диплəр сыкранып, үзенең бармак очы өзелгəндəй, бөтен йөрəге белəн əрнеп куяр иде. Күрше-тирəдə печəн чабучыларның кайберлəре кипкəн печəнне чүмəлəгə салыр өчен ул үсентелəрне махсус сындырып куйган чакта Əткəйнең һəр үсентене сабый баладай тəрбиялəвен күреп аптырый идек. «Үсентелəр үсеп китə алмаган урыннар болай да була ул, улым», – дияр иде. Ул гына да түгел, əнə шундый урыннарга башка үсенте табып алып килеп утырта иде. Җитмəсə, печəн чоры беткəч, китмəнен велосипед рамына бəйлəп, шул үсентелəрнең төбен чүп үлəннəреннəн тазартырга китəр иде...
Печəн чабу җиңел эш түгел. Тиреңне сөртə-сөртə, кигəвеннəрне куа-куа, көн азагына актык көчеңне җыеп селтəнəсең. Лəкин өйгə кайтып салкын су белəн коенгач, бөтен ару-талуларың юкка чыга. Аннары инде, күкрəк читлегендə дулкынланудан дөп-дөп тибүче йөрəгеңне сыйпаштырып, кызлар янына китəсең. Шундый чакларны сагыныптыр, күрəсең, армиядəн салган бер хатымда «Эх! Сагындырды да соң печəн чабулары!..» дип язганмын. Моны Фəйлəс энекəш бик исендə калдырган, авыр эш эшлəгəн саен хəзер дə шуны əйтеп төрттерə дə кычкырып көлеп җибəрə...
Бер елны печəнне, нигездə, Əткəй белəн икəү генə чаптык. Мин армиядəн кайткан ел иде булса кирəк. Бер тезмә чыгабыз да – «прикур». Мин ул вакытта тарта идем инде, лəкин Əткəй-Инəкəй алдында бервакытта да тартмадым (Инəкəй алдында əле дə, алтмышка җитсəм дə, тартмыйм). Төш вакытында капкалап алгач, качып тартыр урын юк, үсентелəр кыска, урман ерак. Шуңа 50-60 метрлап читкə киттем дə, Əткəйгə арканы куеп тартып утырам. Шулчак Əткəй дəшə:
– Кил əле монда, улым! Мин «тартма» дигəннəн генə ташлар яшьтəн үткəнсең инде, бир əле миңа да берəрне!
Бик кыен булды, əлбəттə. Хəзер аңлыйм: чыннан да үгетлəүдəн файда булмас иде. Шулай да нəсыйхəтен бирми калмады, анысын да бик нечкə, тоемлы, үтемле итеп əйтте. Югары белемле психологларың, педагогларың бер читтə торсын! Гомумəн, минем Əткəй-Инəкəй генə түгел, шул буын вəкиллəренең педагогика осталыгына ислəр китмəле! Гади авыл крестьяннары бит алар, каян
аларда шулкадəр акыл, тəрбия ысуллары, зирəклек? Аптырарлык...
...Көн болытлы булганлыктан, төшке ялга кайтып тормадык, ашыкмый гына чаптык та чаптык. Əткəй, һəрвакыттагыча, тугызлы чалгысы белəн җай гына алдан бара, мин, аның шулкадəр якын, кадерле, сөйкемле, газиз гəүдəсенə, аркасына караш ташлый-ташлый, калышмаска тырышам...
Мəрхүмкəемнең, шахтада эшлəгəн елларында отып калганмы икəн, яраткан бер җыры бар иде:
Безнең атлар күк-ала,
Акрын атлап, күп ала...
Əткəем дə гомер буе əнə шундый эш аты булды, əле дə, печəндə дə, ашыкмаган кебек тə үзе, күп тə алдырып чаба...
Берзаман җилəклеккə тап булдык. Беренче покоста мин идем, уйдык зур түгелдер, дип, туктап тормадым. Чалгы кып-кызыл булды хəтта! Шунда Əткəй дə əлеге урынга килеп җитте дə туктап калды: «Улым, давай бу урынны калдырып торыйк əле. Инəңə əйтербез дə иртəгə апаңнар белəн килеп җыярлар. Ату бигрəк жəлке бит». Мин үземне хис-тойгыга бай, нечкə күңелле дип йөргəн булам. Баксаң, Əткəйнең күңеле минекеннəн дə нечкəрəк булган икəн...
Шулай иттек тə, чөнки уйдык зур гына булып чыкты. Башка берəү «Урманда җилəк бетмəгəн. Печəнлекне таптап йөрмəсеннəр əле!» дияр иде. Əткəй алай димəде. Ə бит җилəкчелəр таптап, актарып чыккан урыннарны чабуның авырлыгын авыл кешесе бик яхшы белə...
Бу вакытта яңгыр исе килə башлаган иде инде. Чынлап та, бераздан сибəли дə башлады. Без, чалгыларны тезмə астына тыгып, куышка ашыктык. Шунда, куыш өстенə ябылган үлəндə яңгыр тамчылары шыбырдашканны тыңлап, эчке якка җиргə түшəлгəн печəн исен күкрəклəребез тулганчы сулап, учларыбызны баш астына куеп, янəшə чалкан ятканыбызны искə алам да күңелем тула...
– И, Əткəй, печəнгə яңгыр элəкте инде...
– Бу əле, улым, яңгыр элəгү түгел. Кипкəн печəнгə элəкмəсен. Бу чакта чак кына яңгыр элəксə, яхшырак та була əле ул.
– Чак кына түгел бит, һаман ява...
– Яусын, улым. Җан рəхəте – җаңгыр. Анысы да – Ходайның рəхмəте.
«Җан рəхəте – җаңгыр...» Никадəр акыллы да, шигъри дə, фəлсəфи дə сүзлəр! Чыннан да, без, кешелəргə, бернəрсə дə ярамый: яңгыр яуса да зарланабыз, яумаса да сукранабыз, кар күп булса да яхшы түгел, аз яуса да начар, əле эссе, əле суык... Ə «җаңгыр», чыннан да, җан рəхəте – эсселектəн əлсерəгəн табигатькə дə, кешелəргə дə, башка җан иялəренə дə Ходайның рəхмəте. Шул чакта булмаса, арыган тəннəребезне язып, ямьле җəй уртасында аска яңа чабылган печəн түшəп, шыбырдашкан тамчылар җырын тыңлап, газиз кешең белəн кайчан сөйлəшеп ятар, җаныңа кайчан рəхəтлек алыр идең!?
Сагынам, Əткəй, бигрəк сагынам шул чакларны...
1987 елның җəендə минем педагогик практика үтəсе бар иде. Китəсе көн якынлаша, ə лесхоздан печəн билетын һаман бирмилəр. Аптырагач, урманга менеп, посадканың баш-башларын гына булса да чабып төшəргə булдым. Лəкин моны урманчы Зəбир абый күреп калган да Əткəйгə иплəп кенə əйткəн. «Флүн абый, малаеңның олы урында укуын белəм, кəнишне. Лəкин əйт инде син аңа, билет алмыйча чапмый торсын. Башкаларны котыртып йөрмəсен иде», – дигəн.
И, Зəбир абый, нигə шул чакта үземə əйтмəдең икəн шуны?! Фəлəн җирдə укыйм, дип, мин, беренчедəн, бервакытта да масаеп-һаваланып йөрмəдем. Икенчедəн, китəсе булгач, посадкага кермичə, эш бераз кими торсын, дип, баш-башларын гына чапкан идем бит!
Хəзер, əлбəттə, аңлыйм. Турысын бəреп əйтергə кыенсынган Зəбир абый, чөнки алай əйтергə аңа иплелеге, тəрбиялелеге, кешелəр белəн матур мөгамəлəсе мөмкинлек бирмəгəндер. Менə бит ул əти тəрбиясе!
Кем иде соң аның əтисе, дисезме? Аның əтисе – бөтен авыл халкы хөрмəт иткəн урманчы Маһияр бабай иде. Əйе, Зəбир абый урманчылыкта əтисенең эшен дəвам итте һəм аны намус белəн башкарды.
Маһияр бабайны мин һəрвакыт урманчы формасында йөргəн хөрмəтле кеше буларак хəтерлим. Хəтта эссе көннəрдə дə, Əткəй мəрхүм кебек үк, күлмəгенең иң өске сəдəфен дə элəктереп йөрер иде, яшел фуражкасын салып, тирлəгəн такыр башын кулъяулык белəн сөртеп алыр иде дə фуражкасын тагын киеп куяр иде... И мəрхүмкəйлəр, һəрнəрсəдə, əнə шундый гади генə пөхтəлектə дə үрнəк булгансыз икəн сез безгə...
Берсендə, ат җигеп, Əткəй белəн урманга киттек. Сөйлəшə-сөйлəшə барабыз. Минем шул ук студент елларның берсе бу, җəйге каникуллар вакыты.
– Улым, син, күп укыгач, белəсеңдер инде. Соңгы елларда əллə нинди сүз мудыга керде. Радионы кайчан ачсаң да «əкəлогия» дип сөйлилəр. Нəрсə соң ул «əкəлогия»? – дип сорап куйды ул.
– Бəй, Əткəй, нəрсə дип ни, шул ук табигать инде ул, тирə-як мохит, аны саклау була...
– Аны шулай дип кенə əйтеп булмыймыни соң?..
Дөресен генə əйткəндə, «укыган» кеше булсам да, ул вакытта мин аңа ничек дип җавап бирергə дə белмəдем...
Нəкъ шул көнне без Əткəй белəн «əкəлогия»га зур зыян китердек – зур булмаган бер имəн урлап кистек. Гомердə булмаган хəл, чөнки малчылыкта эшлəп тə Əткəй фермадан буш арба шалтыратып кайта иде. Төш вакытлары якынлашуга урамда буш арба тавышы ишетелсə, белеп торабыз – Əткəй кайта! Ашаган белми, тураган белə, дигəндəй, Инəкəй, əлбəттə, аны моның өчен орышып та ала, чөнки күреп-белеп торабыз: фермада эшлəүчелəрнең берсе дə буш кайтмый, һəркем үз мал-туарын да хəстəрли. Менə шул кеше, гомер буе намус, гаделлек саклап буш арба шалтыратып йөргəн кеше, рөхсəтсез-нисез бер агач кисте! Баганалыкка кирəк булгандырмы, хəтерлəмим, əмма бик нык кирəк булгандыр инде, шулай булмаса, Əткəй моңа бармас иде.
Шул кичтə үк ихатага... Маһияр бабай килеп керде. Əткəй, «икеле» алган укучы бала кебек, кызарынып, башын түбəн иде. Сөйлəштелəр, килештелəр. Əткəй, икенче көнне үк Яркəйгə төшеп, лесхозга тиешле акчасын түлəп кайтты. «Маһияр карт урмандагы һəр агачны белə икəн», – дип сөйлəгəннəрен ишеткəн бар иде. Əлеге кичтə мин моңа чын-чыннан ышандым...
Хəзер инде Əткəйнең посадкасындагы агачлар күкрəп үсеп утыра. Халык исə «посадка печəне» дигəнне генə түгел, чалгы белəн печəн чабуны да онытып бара – рулоннарга төрелгəнен күпме кирəк, шулкадəр китереп аударалар, түлə генə! Шуңа да посадка печəнен чабучылар хəзер юк диярлек. Чабучысы, караучысы булмагач, урманнарны чүп басып, яме китте кебек.
Əткəйнең печəнлеген күптəн күргəн юк, лəкин мин шуны төгəл белəм: анда хəзер биек чыршы-наратлар шаулаша, алар Əткəемнең кул җылысын, күңел җылысын саклый. Алай гына да түгел, Əткəй мəрхүмкəем ниндидер бер могҗиза белəн терелеп, шул посадкасына барып чыкса, ул агачлар аңа рəхмəт əйтеп, башларын иеп, аны кадерлəп, ихлас яратып, үз кочагына алыр иде. Бер ылысы гына да чалгы очына тиеп киселгəндə тешлəрен кысып иңрəп куйган хəстəрлекле ирне алар бүген дə онытмый, алар шул иргə бүген дə тере һəйкəл булып шаулаша...
Ничек тə вакыт табып, мин анда быел куыш корырга тырышачакмын əле. Эченə Əткəем чалгысы белəн (ә мин аны әле дә кадерләп саклыйм) чабылган хуш исле печəн җəеп, анда Данис улым белəн кереп ятасым килə. Шул чакта мин шыбыр-шыбыр яңгыр явуын телəр идем, шул чакта мин улыма: «Борчылма, улым, яңгыр яусын ул, Ходайның рəхмəте бит ул! Җан рəхəте – җаңгыр!» дияр идем. Моны, Əткəччəем, син дə ишетер идең...
Фәнис ГӘРӘЕВ.
Фото: sodvo.ru