

Уфада яшәүче 24 яшьлек егет акчага “мәхәббәт уены” уйнау белән кәсеп итүче туташны күңел ачарга чакырган – акчасын да алдан түләп куйган, әмма кыз килмәгән. Чакыруның бәясе дә ярыйсы ук зур – 39 мең сум булган.
Ачуы килгән егет полициягә мөрәҗәгать иткән. Мошенниклык факты буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Гариза бирүче егет ул туташны интим хезмәтләр күрсәтү сайтыннан тапкан. Үзенә охшаган кызның кандидатурасына тукталгач, шунда күрсәтелгән телефон номерына шалтыраткан. Очрашу мәле, аның бәясе турында сөйләшкәннән соң, “менеджер” егетне интим хезмәт өчен алдан түләргә һәм туташның килүен көтәргә күндерә. Ачык авыз егет акчасын күчергән, әмма көткән кунагы килмәгән.
БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ял көннәрендә гражданнар аферистларга 8 миллион сумнан артык акча күчергән.