Уйланырга урын бар
22 июль 2023, 09:10

Банкомат янында – калтырап төшкән ханым

Калтырамассың монда – мошенникларга  миллион сум акча күчерә язган бит.

Банкомат янында – калтырап төшкән ханымБанкомат янында – калтырап төшкән ханым
Банкомат янында – калтырап төшкән ханым

Уфада яшәүче  ханым мошенниклар тозагына эләгә язган. Аңа билгесез кешеләр  банкның иминлек хезмәткәре булып шалтыратканнар һәм законсыз операцияләрне булдырмау өчен үзләренә  миллион сум күчерергә күндергәннәр.

Республика Эчке эшләр министрлыгында сөйләүләренчә, каушап төшкән ханым акчаны сәүдә үзәгендәге банкомат аша җибәрергә тырышканда, аны патруль-пост хезмәте полкы хезмәткәрләре күреп ала. Алар аннан: “Сезнең барысы да яхшымы?” дип сораган. Сорамаслар иде – хатынның каушавы, дулкынлануы, каудырлануы күренеп торган. Игътибарны җәлеп иткән. Җитмәсә, хатын бертуктаусыз телефоннан сөйләшкән.

Эшнең нидәлеген төшенгәч, битараф булмаган полицейскийлар ханымга гражданнарны алдауның популяр схемаларының берсенә эләккәнен аңлатып, мошенникларга акча җибәрмәскә күндергәннәр.

Чыганак: Башинформ

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас