

Башкортстанның Миякә районында чиновник ханымны массаж эшләп, өстәмә акча алуы өчен эшеннән азат иткәннәр. Бу хакта төбәк прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Авыл биләмәләренең берсендә эшләр белән идарә итүче булып эшләгән ханым үткән ел өчен керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы бурычлар турындагы белешмәдә 300 мең сум күләмендә “башка керемнәр”ен күрсәткән. Аның бу сумманы массаж эшләп алуы ачыкланган.
Законнарга ярашлы, муниципаль хезмәткәрләргә, әгәр укыту яки фәнни, иҗади эшчәнлек кенә булмаса, башка түләүле эшчәнлек белән шөгыльләнү тыела. Нәтиҗәдә, тикшерүләрдән соң ханымны “ышанычны югалткан” өчен эшеннән азат иткәннәр. Бу хакта күзәтчелек ведомствосында хәбәр итәләр.
Чыганак: Комсомольская правда