

Башкортстаннан мобилизацияләнгән ир-атның хатыны тиешле түләүләрнең яртысын гына алуына зарланган.
“11 июльдә түләүләр килде, ләкин тулы күләмдә түгел, - дип зарланган Айгөл исемле ханым. – Тиешле 200 мең сумнан күбрәк акча урынына 84 287 сумы гына килгән. Тикшерә башлагач, мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган хәрбиләргә ай саен тиешле социаль түләүнең тулы күләмдә түләнмәве ачыкланды. Хәрби часть командиры Русия Оборона министрлыгының бердәм исәп-хисап үзәгенең номерын бирде, әмма анда ике көн эчендә шалтыратып булмады”.
Мобилизацияләнүченең гаиләсенә кагылышлы аһ-зарланың тагын берсе – Глүзә исемле ханым бушлай бирелергә тиешле утынның бөтенләй үк бушлай булмавына аптырап язган. Глүзә утын бәясенең 10 % түләргә, җитмәсә, утынны үзенә кайтарырга кушулары турында язган.
"Зинһар, әйтегез әле, ни өчен ирем СВОда булып, утын өчен 10% түләргә тиешбез? Җитмәсә, үзебезгә алып кайтырга кушалар. Иремне алып та киттеләр, түләргә дә кушалар”, - дип зарланган Гөлүза. Ханымга бу хәлне ачыкларга вәгъдә биргәннәр.
Чыганак: news.102