

Ришвәтчелек проблемасы бу дөньяның үзе кебек борынгыдыр, мөгаен. Заманалар үзгәреп торса да, аны тамырыннан корыта алганнары юк әле. Чөнки ришвәт алучы булганда бирүчесе һәрчак табылачак. Бәлки бирүче булганга алучысы бардыр?..
Бүген Уфаның “Торатау” конгресс-холлында финанс-икътисад органннарның hишвәтчелеккә каршы бөтенрусия форумы ачылды. Анда федераль һәм төбәк хакимият органнары җитәкчеләре, банк һәм корпоратив сектор экспертлары, үсеш институтлары вәкилләре – 500дән артык белгеч катнашты. Сөйләшүнең төп темасы дәүләт белән идарә итү сыйфатын үстерү һәм ришвәтчелек белән нәтиҗәле көрәш булды.
“Мондый форумның Уфада үтүе – безнең өчен зур җаваплылык. Сезнең эшчәнлек өлкәсе илебез өчен мөһим мәгънәгә ия. Республикада ришвәтчелек белән көрәшкә җитди игътибар бүләбез, чөнки куллар һәм аяклар ришвәт дигән “богау” белән уралганда, динамикалы үсешне тәэмин итеп булмаганлыгын ачык аңлыйбыз”, – дип сәламләде форумда катнашучыларны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. Аның әйтүенчә, бездә ришвәтчелек белән көрәш хокук саклау органнары белән тыгыз бәйләнештә алып барыла.
“Гомум фикерләүдән читләшеп, бер мисал китерәм. Узган ел милли проектларга 50 миллиард сумнан артык акча бүленде. Безнең бурыч – бүленгән һәр сумның нәтиҗәле кулланылуын һәм ришвәтчелеккә тотылмавын тәэмин итү. Гомумән алганда, республика үсә, бюджет керемнәре йөзләгән миллиард сумнан артып китә. Бүген ришвәтчелеккә каршы пропаганда һәм бу юнәлештәге хокукый һәм финанс тәрбия зур әһәмияткә ия дип исәплибез”, – диде төбәк җитәкчесе.
Федераль казна җитәкчесе урынбасары Александр Михайлик чараны нәтиҗәле оештырганнары өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.