Уйланырга урын бар
30 июнь 2023, 13:16

Гомерең бетмәсә...

  Ышанырлык хәл түгел кебек...

Гомерең бетмәсә...Гомерең бетмәсә...
Гомерең бетмәсә...

Кеше үз гомерен куркыныч астына куярга тиешме?

   Француз Жак Ле Февр бу якты дөнья белән хушлашу өчен барсын да алдан планлаштырган булган. Фани дөньядан туеп, ул кыяга бау бәйләгән дә, аска сикерер алдыннан муенына элмәк кигән. Үлми калмыйм дип, башта ул кыя өстендә агу эчкән, өстенә бензин сибеп, киемнәренә ут төрткән. Иң соңгы мизгелдә башына пистолеттан аткан.

   Әмма... пистолеттан туры ата алмаган. Ядрә исә, муендагы элмәккә тиеп, бауны өзгән, нәтиҗәдә, егет диңгезгә егылып төшкән. Әлбәттә инде, аның яна башлаган киемнәрен диңгез суы сүндергән. Тозлы диңгез суы Жакны косарга да мәҗбүр иткән, шулай итеп, алдан эчкән агуны организмыннан чыгарып бетергән.

Фото: mgbsmp.by

   Шул тирәдә йөргән бер балыкчы, вакытында күреп алып, егетне дәваханәгә илткән. Менә шулай итеп, ул исән калган.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас