Уйланырга урын бар
23 Июня 2023, 08:23

Сездә ничек, бездә шулай... (хикәя түгел)

Балаларның дәресен өзеп, субботникларга, тагын да яманрак, соңгы елларда ковидтан кеше кырылганда, дәресләрен өзеп, кабер казырга йөрттеләр.

tomsk-time.rutomsk-time.ru
Фото:tomsk-time.ru

Җәй вакыты бит... Бакчалар утыртылды, күмәсе күмелде, утасы уталды дигәндәй. Таныш-белеш, дус-кардәш күптәннән кунакка чакыра. Бераз уйлап тордык та, бензин саллы гына кирәк булыр дигән нәтиҗәгә килсәк тә, чыгып киттек юлга. Берничә район үтәсе бар, әмма күптән күрешмәгән дустың өчен жәлме ни. Җир астыннан юллар юк дигәндәй, бер күрешү - үзе бер гомер ләбаса.
Күтәреп кенә алмады инде бергә уйнап үскән дускаем. Икәү бергә укытучылыкка укып, биш ел күп вакыт шикәрсез чәй, итсез кыздырылган бәрәңгене олы тәгам итеп кабул итеп яшәгән, аннан соң төрле районнарга белем бирергә юнәлтелгән кешеләр бит без. Күчтәнәчләремне таратып салып, дустымның тәгамнәрдән сыгылып торган табынында сыйландык. Иптәше дә укытучы булып эшли икән. Отпуск вакыты булса да аның һаман күренмәвенә гаҗәпләнеп:
- Айсылу, аерылышмагансыздыр ич абыкай белән? Күренми ич, берәр кая киттеме? - дип сорадым.
- Бүген мәктәпләре әллә нинди чүплек тазартырга чакырып алды. Субботник ди. Кичә веткорма, субботник дип җыйдылар. Көн аралаш солдат озатырга баралар. Шулай көн үтә дә китә. Әле ярый отпуск вакыты. Менә укыту чорында кыен. Балаларның дәресен өзеп, субботникларга, тагын да яманрак, соңгы елларда ковидтан кеше кырылганда, дәресләрен өзеп, кабер казырга йөрттеләр. Ветераннар күп китте бит инде, читтән кайтаручылар да күп. Шәһәрдә зиратлар түләүле ди бит. Дөресрәге, кабер урыннары инде. Мин ике ел элек выслуга белән киттем ич мәктәптән. Эт булып арып. Кайда юл буе тазарту, кайда урам буйлап чүп җыйдырту... Барысы да субботник дип бушка йөртүләр арытты. Кәгазь тутыру, балаларга белем бирүләр дә безнең һөнәрне үзең беләсең ич, юкка гына выслуга дип ничә елдан списать итеп ташламыйлар. Ир укытучыларга бигрәк авыр инде. Безнең белән беррәттән йөрүләре җитмәгән ул мәңге бетмәс субботникларда, кайда койма тотарга, кайда нәрсә бушатырга, төяргә, чүп-чар актарырга, посадка утыртырга ... санап бетергесез бесплатная рабочая сила. Кайсы мәктәпнең түбәсен җил алып ташлаган шуларны да ябарга ир укытучыларны дәресләрен укыттырмый алып китәләр, отпускыңда да киләсең и всё. Ачу килә, мәктәпкә өстәмә вывескалар язып куясы килә "Похоронное бюро", "Учителя на час, на целый день", "Уборка мусора" һәм башкалар дип. Ул гынамы, ярты ел саен мәҗбүри список белән гәзит-журналларга яздыртулары ни тора. Язылмый кара! Кара списокка эләгәчәксең. Әле алар синең һөнәрең, белгечлегең буенча булса икән. Ярты зарплатаң шул беркемгә кирәкмәгән гәзитләргә китә. Сездә шулай түгелме ни? - диде дустым.
- Юк. Бездә алай түгел. Элек авылда укытканда колхоз рәисе фермага укытучыларны тирес кырдырырга, сыер асларын тазарттырырга субботник дип йөрттерә башлаган иде. Директорга, бу минем эшемә тиешме, педагогик эшемә тиеш булса, мин риза дидем. Эшкә кысылмый, рәис оештыра өмәне диде. Башкалар әлеге дә баягы кырын карашка эләгүдән кыенсынып бардылар, кырдылар, түктеләр. Мин төшмәдем. Шуннан күп тә тормый мәктәпне яптылар. Укытучылар иреккә чыкты. Юк, дускаем, безнең районда болай кыланмыйлар. Җиң сызганып балаларга белем бирү белән генә шөгыльләнәбез без. Андый бушка эшләтү заманасы бетте бездә. Кеше кадерен беләләр безнең районда. Бигрәк тә педагогларны кадерлиләр. - дип, әйтеп бетерүемә Айсылуның ире кайтып керде.
Арыган. Өс-башы пычранып беткән.
- Чүплек тазарттык. Зур чүплек. Кая, хатын, утырт табынга. Кунакларны сыйладыңмы? - диде.
- Бушка эшләткәч, хет ашатсыннар иде. Әллә нинди сметалар төзиләрдер әле фәләнчә суммага бригада ялладык дип... - без булуга карамастан, дустым ризасызлыгын белдерде шулай.
Ризасызлык белдермәслек тә түгел икән шул. Мескен укытучылар. Ярый, безнең районда шулай түгел, шөкер, дип, куанып куйдым. 

Чыганак: Яп-ялан аяк. 

Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова.

Читайте нас