Уйланырга урын бар
20 июнь 2023, 14:58

Безнең Борайга бүре кирәк идеме?

Ата-бабаларыбыздан калган халык акылы буенча, эт улау, бүре улау яхшыга түгел...

Моннан берничә ел элек Борайның үзәк мәйданына башын өскә күтәреп улап торган бүре һәйкәле куелды. Һәйкәл димен инде, чөнки пьедесталга басып торган, авызын өскә чөеп улап торган бүре скульптурасы ул...
Бу турыда ягъни үзәк мәйданга ни сәбәпледер, бүре статуясы урнаштырылачагы хакында район хакимиятенең актлар залында җәмәгатьчелек белән киңәшләшү үткәрелгәндә мин дә бар идем. Һәм үз фикеремне шунда да белдергән идем. Беркетмәгә язылып калган булса инде ул фикер.
"Ата-бабаларыбыздан калган халык акылы буенча, эт улау, бүре улау яхшыга түгел. Улаган этне, хуҗаң башына улыйсыңмы дип, чыбык ашатканнар, әгәр дә дәвам итсә улавын. Борынын өскә күтәреп, олап, улап торган бүре сынын урнаштыруны бабайлар һич өнәмәс иде. Кем башына улый, нинди кайгы чакыра дип, мең тәүбәләрен әйтерләр иде. Бик куясыгыз килсә инде бүрегә һәйкәл, ана бүре балаларын иярткәнен чагылдырыгыз, янында ике-өч бала бүресе булсын." - дигән идем. Балалы бүре мәгънәсе барыбер дә игелеклерәк булыр иде дигәннән белдергән идем бу фикеремне. Инде скульптор белән сөйләшенгән дигәч. Тик, авызын күтәреп улап, кайгы чакырган, кемнеңдер башына каза сорап улаган бүре сынына каршы булдым. Әле дә каршымын.
Халык бездә ата-баба акылына игътибар бирмиме, әллә суеверие-хорафат дип кенә кабул итәме. Битараф булып калдык, җәмәгать, авызын күтәреп улап торган бүре һәйкәле куелды. Аны чыбыклап улавыннан туктатып булмый. Гасырлар буена тәҗрибәләнеп килгән эт, бүре улау - казага, кайгыга, начарлыкка икәне хакында фольклор, халык авыз иҗатларыннан да ишетеп, укып беләбез. Бабайларның тиктомалга тешле бала, инде теше чыккан бала сәбәпсез еласа да, йомшак җиренә чәптердәтеп елатып алырга дигәнне ишеткәнегез булдымы?
Болай да болганчык еллар, кирәк идеме ул безгә Улаган Бүре һәйкәле?! Әз идеме кайгы-борчулар... Үз итәгеңә төшмәсен, әмма бу сын булмаса, Борай җиренә киләсе борчулар йомшаграк, әзрәк булыр иде димен...
Улаган бүре сынын ясату әллә ничә меңнәргә барып төшкәне бер, ерткычны иң явыз, иң начар оран салып улап торган һәйкәлнең бер яхшылыгы да һәм файдасы да юк икәнлеге - ике.
Картлар бетте, акыл иясе картлар китеп бетте дип, уфтанасы гына кала.
Менә, дуслар, бу сынның фотосы. Сезләрдә нинди хисләр тудыра ул? Үзәк мәйданда моңа урынмы, юкмы? Нәрсә башына, кемнәр башына улый бу хәшәрәт?

Чыганак: Яп-ялан аяк. 

Автор: Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова, РФ һәм БР Журналистлар союзы әгъзасы.

 

Читайте нас