Уйланырга урын бар
16 июнь 2023, 15:48

Безнең шифаханәләр – илдә иң кыйммәтлесе?..

Безнең халыкка үзебезнең шифаханәләрдә ял итү мөмкинлеге тәтиме?

https://vk.comhttps://vk.com
https://vk.com

Башкортстанны юкка гына икенче Швейцария дип йөртмиләр. Республикабыз табигате бик бай: бездә биек таулар да, куе урманнар да, киң елгалар, тирән күлләр дә бар. Бу, әлбәттә, шифаханәләр өчен дә бик уңай һәм отышлы. Әмма үзебезнең шифаханәләрдә ял итү мөмкинлеге үзебезнең халыкка тәтиме соң? Безнең халыкның кесәсен ертмыймы?

Бу уңайдан уйлану һәм чагыштыру өчен “ТурСтат” мәгълүмат системасы үткәргән тикшерү нәтиҗәләрен китерәбез. Шулай итеп, Русиянең курорт дип саналмаган төбәкләре (ягъни монда илнең көньяк субъектлары кермәгән) арасында Башкортстан – шифаханәләрдә ял итү буенча иң кыйммәт хаклар рейтингында беренче, ял итүчеләрне җәлеп итү исемлегендә икенче урында.

Күрүебезчә, күпләр сәламәтлеген ныгыту өчен безнең шифаханәләрне сайлый икән. “Башкортстан курортлары урындагы табигый дәвалау факторлары нигезендә төзелгән дәвалау программалары тәкъдим итә. Әйтик, монда ләм, минераль сулар һәм геотермаль пар белән дәваланырга мөмкин”, – ди белгечләр.

Мондый мөмкинлекләр булу юллама хакларында да чагыла, күрәсең. Чөнки Башкортстан шифаханәләрендә ял итү һәм дәвалану хаклары тәүлегенә уртача 7170 сум тәшкил итә дип исәпләп чыгарган аналитиклар. Әлеге исемлектә бездән соң Мәскәү (6980 сум) һәм Мәскәү өлкәсе (6880 сум) килә. Бу суммага яшәү, өч тапкыр туклану һәм дәвалау-савыгу процедуралары кергән.

Шифаханәләргә җәлеп итүчәнлек буенча беренчелек – Мәскәү өлкәсендә. Ул туристларны уңайлы яшәү шартлары һәм дәвалану-савыктыру процедураларының күп төрле булуы белән үзенә кызыктыра.

Әлеге исемлекнең беренче ун урынын төбәкләр болай бүлешә:

  1. Мәскәү өлкәсе (тәүлегенә 6 880 сум),
  2. Башкортстан (7 170 сум),
  3. Татарстан (4 490 сум),
  4. Төмән өлкәсе (6 550 сум),
  5. Калининград өлкәсе (5 690 сум),
  6. Ленинград өлкәсе (5 270 сум),
  7. Чиләбе өлкәсе (5 620 сум),
  8. Мәскәү (6 980 сум),
  9. Пермь крае (4 430 сум),
  10. Свердловск өлкәсе (5 600 сум).

Әлбәттә, Башкортстан шифаханәләрдә бер тәүлек ял итүнең 7170 сумга басуы – уртача сан. Бу инде тагын да кыйммәтрәк яки бераз очсызрак шифаханәләр дә бар дигәнне аңлата. Минималь хезмәт хакына эшләп йөрүчеләргә яки пенсионерларга, ун көн-ике атнага шифаханәгә барып, сәламәтлеген ныгыту өчен ничә ай акча җыярга кирәклеген якынча күз алдына китергәнсездер, мөгаен. Һәрхәлдә, һәркем үз кәшелүгеннән чыгып булса да нәтиҗә ясый ала. 

Шифаханәләрдә савыгу мөмкинлеге теләгән һәр кешегә тәтемәвен быел май ахырында Башкортстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Михаил Закомалдин да әйтте. Дәүләт Җыелешы – Корылтай депутатлары алдында республикада кеше хокукларының торышы турында доклад белән чыгыш ясаганда ул шифаханә ялына мохтаҗ кешеләрнең 2022 елда нибары 26 проценты гына юллама ала алды, дип билгеләде. Дүрт шифаханә – “Танып”, “Карагай”, “Яктыкүл”, “Красноусол” бу эштә бөтенләй катнашмаган һәм ташламага ия гражданнар өчен урыннар бүлмәгән.

Закомалдин дәүләт шифаханәләрендә инвалидлар һәм хәрәкәтләре чикле гражданнар өчен шартлар булмавын да тәнкыйтьләде. Шифаханәләрнең күбесендә пандуслар эшләргә, керү урыннарын үзгәртергә, персоналны чакырту төймәләре урнаштырырга кирәк, диде ул. Кеше хокуклары буенча вәкил Уфаның “Зеланая роща”сын гына үрнәк итеп куйды. Биредә хәрәкәтләре чикле гражданнар өчен 7 палатада 14 урын әзерләнгән. Инвалидлардан тыш, операция кичерүчеләрне һәм реабилитациягә мохтаҗларны да кабул итәләр монда.

“Ә Красноусол”, “Янгантау” шифаханәләрендә һәм “Березка” ял йортында хәрәкәтләре чикле кешеләр өчен җиһазландырылган бер бүлмә дә юк. Акча юклыкка сылтаналар. Механикалаштырылган андый бер кровать –25 мең сум тирәсе, электр белән эшли торганы 100 мең сумга якын тора. Әлбәттә, башка уңайлыклар булдыру да кирәк, ләкин алары ул кадәр кыйммәт түгел. Шул ук вакытта, исегездәдер, “Янгантау”да 11 миллион сумга автомобиль сатып алу буенча шау-шулы тарих булды. Ә бит анда бер генә палата да җиһазландырылмаган. Акча юкка сылтану юк сәбәп дип уйлыйм”, – диде Михаил Закомалдан.

Исегезгә төшерәбез: 2022 елның декабрендә “Янгантау” шифаханәсе 11,6 миллион сумга автомобиль сатып алу турында игълан биргән иде. Тендер документларында санаторийга “Toyota Land Cruiser Prado” яки “эквивалент” алырга кирәк дип әйтелгән булган. “Заявкалар булмау аркасында торглар үткәрелмәде” диделәр соңыннан.

Чынлап та, акча юк дип әйтерлек микән бу шифаханәләр? Туроператорларның сайтларына күз салсак, шул ук “Янгантау”га юлламалар очсыздан түгел. Корпус, урыннар һәм башка уңайлыклардан чыгып, тәүлегенә бер номер 6 мең сумга төшә. Бер атнага бер кеше өчен 30-50 мең сумлык юлламалар табарга була. Ә люкс номерлар 80 мең сумга баса.

Икътисад кануннарына ярашлы, тәкъдимне ихтыяҗ тудыра. Димәк, безнең шифаханәләрдә ял итәргә теләүче кесәләре калын кешеләр күп. Ә шушында яшәгән гади халыкның күбесенең андый мөмкинлеге юк. Аларга ял итү өчен үзенең авыл-шәһәре янындагы елга-күл буе кала инде. Анысы да әле бәрәңге бакчасыннан бушый алсаң...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас