

Башкортстанда яшәүче Гүзәл исемле ханым Сабантуйларны үткәрмәскә тәкъдим иткән. Бу хакта ул республика җитәкчесе Радий Хәбировның Вконтакте сәхифәсенә язма урнаштырган.
Ханым фикеренчә, бүген Сабантуйлар үткәрергә кирәкми. Аның урынына махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм оештырырга кирәк, дигән уйда ул.
“Сабантуйларны үткәрми торырга ярамыймы? Анда түгелгән акчаларны хезмәттәге егетләргә җибәрерләр иде”, – дигән ханым.
Әлеге тәкъдимне берәүләр хуплаган, әмма икенчеләр каршы төшкән.
“Ничек кенә булмасын, тормыш дәвам итә. Сабантуй – традиция, сабан эшләре тәмамлану билгелесе. Анда хезмәтчәннәрне бүләклиләр”, – дигән Элина.
Әлеге тәкъдимгә власть вәкилләре бер җавап та бирмәгән.
Ә сез ничек уйлыйсыз: бүгенге заманда Сабантуйлар үткәрү кирәкме?