Барлык яңалыклар

Бер-ике сәгать барасың – туктар урын юк

Республика буенча, гадәттә, автомобильдә сәяхәт итәләр. Тамак ялгап алу, кул юу, ял итү өчен туктарга кирәк...

vsegda-pomnim.com
vsegda-pomnim.com

Бу атнада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Эксперт Урал” журналына интервью бирде. Анда ул төбәк туриндустриясенең нинди төп юнәлешләр буенча үсеш алуын бәян итте.

– Башкортстан – туристлар өчен кызыклы төбәкләрнең берсе. Өстәвенә, монда һәр мизгелдә ял итәргә мөмкин. Республиканың туристлык инфраструктурасын үстерү планнары нинди? – дигән сорауга ул болай дип җавап бирде:

– Эчке туризмны үстерү өчен шартлар тудыру – дәүләт сәясәте, ул берничә юнәлештән тора. Беренчесе – туристик навигация. Дүрт ел элек кенә Башкортстан кунаклары туристик навигациянең бер генә билгесен дә күрә алмый иде. Хәзер без өч мең шундый билге урнаштырдык.

Икенчесе – юл буе сервисы. Республика буенча, гадәттә, автомобильдә сәяхәт итәләр. Тамак ялгап алу, кул юу, ял итү өчен туктарга кирәк. Элек бер-ике сәгать барасың – туктар урын юк. Хәзер бездә юл буе сервисына ярдәм итү программасы бар: җир участокларын торгларсыз бирәбез, инженерлык коммуникацияләрен субсидиялибез. 2024 ел ахырына кадәр юл буе сервисының өстәмә 500 объектын ачу бурычын куябыз.

Туристларны җәлеп итү өчен республика туроператорлары төрле юнәлешләрнең яңа маршрутларын эшли. 2023 елга республика туризм өлкәсендә 60тан артык проектны гамәлгә ашыруга 335,5 миллион сум күләмендә федераль акчаларны җәлеп итә алды.

Без илдә беренчеләрдән булып геопарклар турында төбәк законын кабул иттек. Махсус саклана торган табигый территориядән аермалы буларак, геопаркта туристлык инфраструктурасы булдырырга һәм туристларны җәлеп итәргә мөмкин. Башкортстанда ике геопарк  – “Торатау” һәм “Янгантау” булдырылды. Геопарклар инфраструктурасын үстерүгә инвесторларны актив җәлеп итәбез, алар этнотуристик комплексларны да үстерәләр.

Халыкара дәрәҗәдәге эре туристик һәм фәнни-тикшеренү үзәкләре төзибез. Әйтик, Бөрҗән районында “Шүлгәнташ” музей комплексы ачылды. Быел Чишмә районында Евразия күчмә цивилизацияләр үзәге мәйданчыгын үзләштерә башладылар. Ел ахырына кадәр анда визит-үзәк барлыкка киләчәк. Бу объектлар киләчәктә тармак бизнесын җәлеп итү мәйданчыгы булачак.

Шунысын да билгелисе килә, Башкортстан илдә беренче булып балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, инвалидлар һәм пенсионерлар өчен социаль турлар программасын башлап җибәрде. 2020 елдан “Башкортстан озын гомерлелеге. Туризм” проектын уңышлы гамәлгә ашырабыз. Әлеге программа ярдәмендә 20 мең пенсионер республика территориясе буйлап сәяхәт итте, ә бу елдан Белоруссиягә бару мөмкинлеге бар. Без аларга автобус өчен түләүне субсидиялибез, бушлай гид бирәбез.

Сәнәгатьне үстерүдәге кебек үк, төбәкнең туристларны җәлеп итүчәнлеген арттыру буенча комплекслы эш алып барабыз. Башкортстанның матурлыгын аның халкына гына түгел, ә барлык русиялеләргә дә ачабыз.

Әйткәндәй, Радий Хәбиров узган ел декабрьдә Дәүләт Җыелышына Юлламасында республика туризм үсеше өлкәсендә илдә лидерларның берсенә әйләнеп бара дип билгеләгән иде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: