Барлык яңалыклар

Балаң булса, машинаң да була

Машина сатып алуга сертификат бирмәкчеләр.

pikabu.ru
pikabu.ru

Депутатлар яшь гаиләләргә машина сатып алуга гаилә сертификаты бирү турында закон проекты әзерләгән. Шушы көннәрдә документ Дәүләт Думасына тапшырылачак.

Әгәр закон проекты кабул ителсә, 30 яшькә кадәрге гаилә беренче баласы туганнан соң сертификат белән куллана алачак. Аның суммасы – 1 миллион сум. Әлеге сертификат белән кулланучылар Русия автомобилен сатып алырга тиеш була. Мондый машинаны 5 елдан соң гына сатып җибәреп булачак. Бу мошенниклык схемаларын һәм исәп буенча никахларны булдырмау өчен эшләнә, диләр закон проекты авторлары.

“Бүген Русия демография чокырында, 2000 елдан алып исәпләгәндә, 2022 елда балалар иң азы туган. Шуңа бу чара яшь гаиләләргә ярдәм булыр һәм хуплау табар дип ышанабыз”, – ди ЛДПРдан депутат Ярослав Нилов.

Әлбәттә, яшь гаиләгә машина бик кирәк. Әмма бу идеянең тормышка ашуы икеле. Ә сез ничек уйлыйсыз?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: