Барлык яңалыклар

Чәчтарашка бармас өчен үз гомерен үзе өзгән, диләр

15 яшьлек үсмернең үлем сәбәбе чыннан да шул микән соң?

Чәчтарашка бармас өчен  үз гомерен үзе  өзгән, диләр
Чәчтарашка бармас өчен үз гомерен үзе өзгән, диләр

Мәләвез шәһәрендә торак йорт подъезды төбендә 15 яшьлек үсмер малайның җансыз гәүдәсен табып  алганнар.

Табибларны чакыртканнар, әмма соңгылары үсмернең үлемен раслаганнар. Мәрхүм  малай үлеме алдыннан бер язу да калдырмаган. Фараз итүләрендә, ул  бу тормыштан үз теләге белән киткән. Бу кайгы аның туганнары, якыннары, дуслары өчен шок булган. Мәктәптә дә бары тик “бишле”гә генә укыган, диләр...

Нәрсә мәҗбүр иткән соң үсмерне гомерен өзәргә? Нинди сәбәпләре булган? Хәзер фараз итәргә генә кала инде.

Әйтүләренчә, бу хәл  алдыннан малай әти-әнисе белән, янәсе дә, чәчтарашка бармас  өчен тиргәшкән булган. Янәсе, аңа чәчен кистереп, матурларга кушканнар, ә ул теләмәгән. Хисләренә бирелеп фатирдан чыгып киткән, ә берничә сәгатьтән аны үле килеш тапканнар.

Ләкин бу гына шундый куркыныч адымга бару өчен сәбәп була аламы соң? Ходай сакласын инде.

Чыганак: Башинформ

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: