Барлык яңалыклар

13 яшьлек малай бармагыннан йөзеген сала алмаган

Шешенгән бармакны әсирлектән коткаручылар азат иткән.

13 яшьлек малай бармагыннан йөзеген сала алмаган
13 яшьлек малай бармагыннан йөзеген сала алмаган

Бармакка киеп, салынырга теләмәгән йөзек турында һәрберебезнең ишеткәне, хәтта шундый хәлдә калганы да бардыр әле. Күңелле хәл түгел, шулай бит?

Шушы көннәрдә Нефтекамада яшәүче 13 яшьлек үсмер малай да шушы хәлдә калган. Киюен кигән йөзекне, сала алмаган. Йөзек бик каты сплавтан булып чыккан. Бармагы шешенгән. Малайга туган шәһәрендә ярдәм итә алмаганнар, шуңа озакка сузмый аны Уфага алып килгәннәр.

Балалар клиник дәваханәсе табиблары Уфаның гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән. Шулай итеп, бармакны әсирлектән коткару өчен каты тимерне ике тапкыр кисәргә туры килгән. Малай бу хәлне гомерендә дә онытмас инде. Шулай инде, кияреңнән алда, чишәреңне уйла.

Чыганак: ufa.aif.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: