Jetstar авиакомпаниясе пассажиркасы, кул йөгенә экономия булсын дип, өстенә алты килограмм киемен кигән. Нәтиҗә буларак, самолетка утырганда туташны артык авырлык өчен туктатканнар.
Эш болай булган – 19 яшьлек Адриана Окампо үзенең ахирәте Эмили Альтамура белән Мельбурннан Аделаидага очкан. Туристларның чемоданнары кул йөге өчен рөхсәт ителгән авырлыктан берничә килограммга артык булган. Әмма кызлар артык килограммнар өчен түләргә теләмәгәннәр һәм артык акча түләүдән качу юлын табарга карар иткәннәр. Тотканнар да, чемоданнарыннан киемнәрен алып, өсләренә кат-кат кигәннәр. Әмма тикшерә башлагач, боларга: “Кызлар, сезнең барыбер “перевес””, - дигәннәр.
"Хезмәткәрләр безгә кигән әйберләрдән арынырга һәм барыбер түләргә тиешлегебезне әйттеләр. Барысы да безгә карап көлделәр. Бик уңайсыз булды”, - дигән Адриана.