Барлык яңалыклар

Туристларны җәлеп итә беләбезме?

Шул хакта сөйләштеләр. 

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru

2023 елның беренче кварталында Башкортстанга туристлар агымы, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 28,6 процентка арткан. Бу хакта республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә бәян итте.

Туристлар агымы күләме буенча Башкортстан Идел буе округында – 3нче һәм Русия буенча 12нче урында тора. 2023 елда республикага 412 мең сәфәр теркәлгән дә инде. 2022 елдагы белән чагыштырганда, туроператорлар саны 20 процентка арткан. Алар Башкортстанда 1 750 маршрут буенча сәяхәтләрнең бай исемлеген әзерләгән. Актив ял итүнең яңа төрләре дә үсеш ала.

“Гастрономия туризмы, этно һәм агротуризм үсеш ала, – диде министр. – Зур локацияләргә өстәмә булып кечкенә шәһәрләргә һәм авылларга, изге урыннарга бару тора. Туристлык әйләнешенә тарихи мирас объектларын җәлеп итүгә зур игътибар бирәбез”.

“Бердәм тырышлык белән без Башкортстанны Русия һәм чит илләр халыклары өчен ачабыз. Барлык якташларыбызга һәм кунакларыбызга республика буйлап сәяхәтләрдән иң яхшы тәэссиротлар алырга телим”, – диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: