Барлык яңалыклар

Русия лидеры булырга теләүчеләр күпме?

Бәйге бишенче тапкыр оештырыла.

“Русия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасында оештырылган “Русия лидерлары” идарәчеләр бәйгесенең бишенче юбилей сезонында катнашу өчен ил төбәкләреннән һәм дөньяның 89 иленнән 158 995 гариза килгән.

Гаризаларны 4 апрельдә кабул итә башлаганнар иде, 14 майда бу эш  тәмамланды. Катнашучылар системага биографик анкета һәм видеоинтервью җибәрде. Бу – дистанцион этапның алдагы биремнәренә керү өчен мәҗбүри таләп. Системага уңышлы теркәлгәннәр проектның киләсе этабында – дистанцион тестта катнаша ала.

“Бәйгенең барлык биш сезонында Русиядән һәм дөньяның 150 иленнән 1 миллионнан артык теркәлү кабул иттек. Бу – безнең командага көчле, омтылышлы лидерлар, югары класслы профессионаллар өстәлү. Позитив күренеш – хатын-кызлар саны сизелерлек артты. Узган сезонда катнашучылар арасында хатын-кызлар саны 29 процент булса, быел – 36 процент. Хатын-кызлар саны 50 проценттан да арткан төбәкләр бар”, – ди “Русия – мөмкинлекләр иле" оешмасының генераль директоры Алексей Комиссаров.

Аның әйтүенчә, тәҗрибәле идарәчеләр өстенлек итә. Конкурсның төп аудиториясен 36дан 40 яшькә кадәрге катнашучылар тәшкил итә (28 процент). 41дән 45 яшькә кадәргеләр – 22 процент, 31дән 35 яшькә кадәргеләр – 19 процент, 30 яшькә кадәргеләр – 12 процент, ә 46 яшьтән өлкәнрәкләр 19 процент дип исәпләнә.

Исегезгә төшерәбез: “Русия лидерлары” идарәчеләр бәйгесе 2017 елдан Президент кушуы буенча үткәрелә. Конкурста 2 елдан артык җитәкчелек тәҗрибәсе булган һәм 55 яшькә кадәрге идарәчеләр катнаша.

Төп бүләкләр – укытуга 1 миллион сум күләмендә грант, Русиянең әйдәүче идарәчеләре арасыннан остаз белән очрашу мөмкинлеге, карьера консультацияләре һәм үсештә озата бару.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: