Барлык яңалыклар

Гомерлек яра

Казанның 175 санлы гимназиясендә канкойгыч фаҗига булуга да 2 ел үтте...

Гомерлек яра
Гомерлек яра

Казанның 175 санлы гимназиясендә канкойгыч фаҗига булуга да 2 ел үтте...

 

Исәннәр, сәламәтләр өчен вакыт агышы сизелми дә үтә. Казанның 175 санлы гимназиясендә канкойгыч фаҗига булуга да 2 ел үтте...

Моннан ике ел элек 19 яшьлек Илназ Галәвиев дәресләр вакытында мәктәпкә бәреп кереп, шартлаткыч ыргытып, балаларга һәм укытучыларга ут ачты. Нәтиҗәдә, 24 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды, тугыз кеше (җиде укучы һәм ике укытучы) һәлак булды. Бер гаепсез кызлар-малайлар, аларны чиксез яраткан, хөрмәтле остазлары корбан булды. Бу кадәр фаҗигане аңлатырлык кайгыларны җуйдырырлык сүзләр дә, гамәл дә юктыр. Бу фаҗига кайгы кичергән гаиләләрне челпәрәмә китереп, гомерлек кайгыга салды,  меңәр чакрым ераклыкта яшәүче һәммәбез тирән тетрәнүне онытырлык хәлдә түгел. Ходаем, башкача бу хәлләр кабатланмасын инде...
Бөтен илне тетрәндергән канлы вакыйга корбаннарын искә алып, мәктәптә  митинг оештырылган. Чарага җинаятьче коралыннан һәлак булган 8 «А» сыйныфы балаларының әти-әниләре, укытучыларның якыннары чакырылган.
Һәр көнне ашыгып мәктәпкә киләсе, бергә парта артында утырасы, шаярып-көлеп укып йөрергә хокуклы, әмма бүген араларында булмаган  сабакташларын сыйныфташлары күкләрдән күзәтеп, яшьләрен тыя алмады.

Сабакташлары һәм яраткан укытучылары истәлегенә мәктәп балалары шигырьләр сөйләп, җырлар башкарды. Бу аларга бик җиңел бирелмәде, күз яшьләрен тыю, куркыныч истәлекләрне оныту мөмкин түгел шул...

Чарага җырчы Ришат Төхвәтуллин да килгән. Ул линейкада шагыйрь Марат Кәбиров сүзләренә язылган «Кая?» җырын башкарган.
«Кая, кая бара икән бу дөнья?
Кем язмышы кемнәр кулында?
Кемдә әрни кемнең ярасы,
Бәхет юлын ничек табасы…», – дигән юллар бар ул җырда.

Фото: mel.fm

business-gazeta.ru 

Гомерлек яра
Гомерлек яра
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: