

Бу атнада республика тарихында беренче тапкыр Уфаның Агыйдел ярына “Мостай Кәрим” теплоходы килде.
“Инде икенче ел рәттән безгә күп палубалы теплоходлар керә. Алар Башкортстанга туристлар алып килә. Дуслык монументы причалына Русиянең иң уңайлы лайнерларының берсе – дүрт палубалы “Мостай Кәрим” теплоходы килеп туктады. Аның янәшәсендә – “Александр Пушкин” һәм “Башкортостан” теплоходлары... Безнең бурыч – бәләкәй һәм зур туристик судноларның Агыйдел буйлап күбрәк йөрүенә ирешү”, – диде бу уңайдан төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.
“Мостай Кәрим” круиз лайнеры Башкортстанга Түбәнге Новгородтан 28 апрельдә юл алган иде. Үз юлында судно Свияжск, Казан, Түбән Кама, Алабуга һәм Чебоксарга да керә. Әйткәндәй, “Мостай Кәрим” – соңгы 60 елда төзелгән дүрт палубалы беренче пассажир теплоходы, ул 2020 елда куллануга тапшырылды. “Йөзүче кунакханә” принцибында эшләнгән лайнер биш йолдызлы отель дәрәҗәсенә туры килә. Тизлеге – сәгатенә 22,5 километр. Ул 309 кешене сыйдыра. Бу юлы лайнер 213 кунакны алып килгән иде. Аларның күбесе – Мәскәү һәм Түбән Новгородтан. Туристлар ике көн буена безнең башкала белән танышып, аның истәлекле урыннарына сәяхәт кылды. Дүрт палубалы “Александр Пушкин” лайнерында – 97, ике палубалы “Башкортостан” теплоходында 47 турист иде.
“Уфа халкы һәм кунаклары май бәйрәмнәре буена теплоходларны якыннан килеп күрә ала. Быелгы навигациядә без 20 теплоходны каршы алырга ниятлибез”, – диде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.
Уйлап карасак, кайчан гына бит әле Башкортстан үзенең круиз теплоходлары белән мактана ала иде. 11 суднодан торган Агыйдел елга флоты республиканың гына түгел, Русиянең елга киңлекләрен иңләде. Безнең кораблар илнең төрле почмакларында яшәгән туристларны үзенә чакырып торды. Әмма 2000нче еллардан соң елга флотының көймәсе комга терәлде... Бүген бездә елга романтикасы ял итү катерлары һәм паром кичүләре белән генә чикләнә.
Шулай да соңгы елларда власть елга судночылыгын яңадан аякка бастыру кирәклеге турында ешрак телгә ала башлады. Радий Хәбиров предприятиене тергезәчәкләре турында әйтте. Әмма моны тиз арада гына башкарып булмаячак, дип кисәтте ул.
“Елгачыларны 20 ел буена “үтергәннәр” һәм су транспортын 1 ел эчендә генә аякка бастырып булмый. Без бу юнәлештә эшләячәкбез, чөнки потенциал бар икәнлеген күрәбез”, – диде ул.
“Русиядә елга круизлары буенча тәкъдимнәр саны җитәрлек түгел икәнлеген исәпкә алганда, бу эш перспективалы булачак, гарчә моның өчен күп акча салырга туры килсә дә”, – дигән иде Туризмның Урал ассоциациясе президенты Михаил Мальцев.
Транспорт министрлыгыннан әйтүләренчә, ниятләре – көрчектәге предприятиене 2024 елдан 2030 елга кадәр тотрыклы эшләүгә чыгару. Бүген тәү чиратта пассажир судноларын тергезүгә, туристларны җәлеп итүгә басым ясала. Бу җәһәттән уңай күренеш сизелә. Мәсәлән, 2021 елда республикага 5 судно килсә, 2022 елда 12 булган. Быел исә аларның саны 20гә җитәчәк. Барлыгы 4 меңгә якын турист килер дип көтелә. Былтыр Уфа 2,5 мең кунакны кабул иткән.
“Теплоходларның күбесе республикага Камадан килә, – ди транспорт һәм юл хуҗалыгы министры уранбасары Руслан Гарипов. – Безнең территориядә алар кайдадыр туктап алырга тиеш. Әйтик, Бөре, Дүртөйле, Агыйделдә... Әмма бүгенге көнгә аларда яр буе инфраструктурасы юк. Без елга транспорты үсеше программасына үзгәрешләр әзерләдек һәм пантон причаллары төзергә планлаштырабыз. Аларның өчесе – Уфада, калганнары Бөре, Дүртөйле, Агыйдел, Николо-Березовкада булачак”.
Бу урында шуны да әйтип үтик: яңарак Уфа мэры Ратмир Мәүлиев елга вокзалы төзү идеясе белән бүлеште. Аның әйтүенчә, Уфада Агыйдел ярында елга вокзалы төземәкчеләр. “Бүген Уфа илдә эшлекле һәм вакыйгаларга кагылышлы туризм буенча лидер шәһәрләр исәбендә тора. Шулай ук бездә сәнәгать, гастрономия, медицина, актив туризм үсешә. Круиз туризмы аякка басып килә. Узган ел 80 мең кеше су транспорты белән кулланган. Шуңа якын киләчәктә Агыйдел буенда елга вокзалы булдыру бурычын куябыз”, – диде мэр.
Туризм һәм эшкуарлык министры Рөстәм Афзалов исә елга навигациясенең географиясен дә киңәйтергә кирәк дип исәпли. Башкортстанда транспорт йөреше өчен өч төп су артериясе бар: алар – Агыйдел, Караидел елгалары һәм Павловка сусаклагычы. Бу барлыгы 1000 километр транспорт юлы дигән сүз.
“Кайчандыр теплоходлар Павловка сусаклагычына кадәр йөргәннәр. Тарихны тергезергә иде”, – ди министр.
Шулай ук Агыйдел шәһәрендә дә су туризмын үстерү мәсьәләсе карала. Биредә узган гасырның 80нче елларында булачак атом электрстанциясе өчен елга терминалы төзелә. Ләкин проект ябылгач, терминал да ташландык хәлгә килә. Хөкүмәт премьер-министры Андрей Назаров узган ел: “Агыйдел” елга порты комплексы – Каспий, Кара, Ак, Балтыйк һәм Азов диңгезләренә чыгу юлын ачучы ишек, бик мөһим объект”, – дигән иде.
Ташландык порт урынына пассажир пристане калкып чыгарга тиеш дип күзаллана. Бизнес өчен йөк причалын тергезергә ниятлиләр. Әмма бу эшләрне Нефтекама-Агыйдел тимер юлы тармагын реконструкцияләү белән берлектә генә башкарып булачак, диләр.
Әйе, елга судночылыгын аякка бастыру өчен эшлисе дә эшлисе әле, шактый акча түгәсе. Ләкин бу акчалар киләчәктә үзләрен аклар, мөгаен. Чөнки елга буйлап сәяхәт итәргә әзер туристлар саны күп. Моның өчен маршрутлар да кызыклы һәм озын булырга тиеш. Югыйсә, әле башкала янында йөрүче теплоходлар Агыйдел белән Затон күпере яныннан әллә ни ерак китә алмыйлар.