Барлык яңалыклар

Чит балалар булмый

“Донбасста һәр бала безнеке, һәм алар безнең яклауга мохтаҗ...” – ди “Томан”.

Башкортстан батальоннарының берсендә хезмәт итүче солдат махсус хәрби операциядә катнашучыларның көче нәрсәдә икәнлеге турында сөйләгән. “Башкорт батальоны” телеграм-каналында язылуынча, аның посты Донбасс балаларын яклауга багышланган.

“Донбасста һәрбер бала безнеке, һәм алар безнең яклауга мохтаҗ... Нинди милләт, дин вәкиле булуга, сәяси карашлар, социаль статуска карамастан, фашизм һәм нацизмга, аларның җинаятьчел властена каршы бар халыкларны Ватанга, балаларга мәхәббәт берләштерсен.

Кемнең балалары бар, кем балаларны ярата, аларның киләчәге өчен кайгыра – барысы да сабыйларны ишетсен. Безнең Русия армиясе бу сүзләргә колак сала һәм балаларны үтерүче фашистларга каршы җавап бирә”, – дип язган үзен “Томан” дип йөртүче солдат.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 24 февралендә Владимир Путин махсус хәрби операция башлау турында игълан итте. Шуннан бирле безнең солдатлар күпме балаларны үлемнән алып калды...

Үзләре дә исән-имин әйләнеп кайтсыннар.

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: