Барлык яңалыклар

Аерылмагыз, аерылмагыз...

Акча бирүләре ихтимал.  

Аерылмагыз, аерылмагыз...
Аерылмагыз, аерылмагыз...

Акча бирүләре ихтимал.

 

 

“Коммерсант” хәбәр итүенчә, ЛДПР озайлы никахлар өчен 20шәр мең сум акча түләүне гамәлгә кертергә тәкъдим иткән.

ЛДПР депутатлары 20 елдан артык бергә яшәгән парларга һәр биш ел саен 20шәр мең сум акча бирергә тәкъдим итә. Бу закон проекты бердәнбер һәм озын гомерле никах белән яшәгән В.Жириновский истәлегенә тәкъдим ителгән.

Закон проектын 8 июльгә – гаилә көненә федераль тәкъдимне карау дөрес булыр иде, ди депутат Ярослав Нилов.

Мондый парларны төрлечә хөрмәтләү традициясе кайсыбер төбәкләрдә бар инде.

Нилов белдерүенчә, «әлеге шартларда әни һәм балага, гаилә институтларына  ярдәм күрсәтү дөрес булыр».

Акчалата бүләк күләмен 20 мең сум күләмендә билгеләргә тәкъдим итәләр.

 Һәр төбәк, аннан тыш өстәмә социаль ярдәм чараларын булдыра ала.

ЛДПР матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, документны  хөкүмәт карамагына Дәүләт думасының язгы сессиясе тәмамланганчы тапшырырыга телиләр.

 

Кызык, ни бирер икән бу закон? Никахны таркатмый аерылышучылар артырмы? Никахсыз яшәгән парлар ашыгыч рәвештә никахка керә башлармы? "Акча бирсәләр дә аның белән яшәмим", дигән чиккә җитүчеләр кире уйлармы?.. Өч балалы әтиләрне 62 яшьтән пенсиягә җибәрсәләр, 20 ел никахка акча түли башласалар гаиләләр ныклыгы артырмы? Ятимнәр, тол хатыннар-ирләр саны кимерме? Югалган мәхәббәт кайтырмы?.. Вакыт күрсәтер! 

Фото: ВКонтакте

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: