Барлык яңалыклар

Эше дә, ялы да бар

Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!

https://vk.com
https://vk.com

Быелгы яз көттереп, инәлтеп, зарыктырып тормады – иртә килде. Шуңа сабан эшенә дә, калган еллар белән чагыштырганда, ике атна алдан тотындылар.

Шимбә өмәләре дә апрельнең беренче көннәреннән үк башланды. Авыл халкы үзенең ихата-бакчаларын күптән тәртипкә кертте, дигәндәй. Шул рәвешле, беренче майда эшләнә торган эшләрнең бер өлеше апрельдә үк башкарылды. Әмма йорт-курада эш тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел: шуңа күпләр беренче май бәйрәмнәренә күз төбәп тора. Ни дисәң дә, Хезмәт бәйрәме бит ул – эшләп ял итә торган бәйрәм.

1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме дип йөртелсә дә, кайсыберәүләр аны, бигрәк тә яшьләр, тәү чиратта өстәмә ял итү, күңел ачу мөмкинлеге дип саный. Тарихка күз ташласак, аның тарихы бөтенләй башка, әлбәттә. Ул XIX гасыр ахырында эшчеләрнең үз хокуклары өчен көрәше нәтиҗәсендә барлыкка килә. 1886 елда Чикаго шәһәрендә эшчеләр эш көнен 8 сәгатькә калдыру таләбе белән митингка чыга. Полиция хезмәткәрләре көч белән халыкны куып таратмакчы була. Шушы бәрелешү нәтиҗәсендә ике яктан да кешеләр үлә, кан коела. Тагын 3 елдан Париж конгрессы бу датаны Хезмәтчәннәрнең бөтендөнья теләктәшлеге көне дип атый.

Русия империясендә ул беренче тапкыр 1890 елда Варшавада (империя составында булган Польша башкаласында) эшчеләрнең баш күтәрүләреннән соң билгеләнә башлый, соңрак Петербург, Мәскәү кушылып китә. 1917 елда бу көнне беренче тапкыр рәсми рәвештә билгеләп үтәләр. Большевиклар чорында ул бәйрәм төсе ала: беренче майда халык тыныч кына митинг һәм демонстрацияләргә чыга, аннары эшчеләр шәһәр читендә яисә табигатьтә җыелышлар үткәрә, мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышалар, ашау-эчү дә оештырыла. Мондый очрашулар “маевка” дип атала. Бүгенге тел белән әйтсәк, корпоратив пикниклар була инде.

Совет чорыннан соң бу көннең идеологик мәгънәсе югалды, әлбәттә. Соңгы тантаналы парад 1990 елда үтте, ә бәйрәмнең исемен Яз һәм хезмәт бәйрәме дип үзгәрттеләр.

Бүген безгә бәйрәмнең рәсми булмаган өлеше генә килеп җитте: бакчада эшләү, табигатькә чыгып күңел ачу, туганнар-дуслар белән очрашу. Соңгы елларда инде ул шашлык ашау белән бәрәңге утырту көненә әйләнеп бара. Ләкин Хезмәт бәйрәменең асылы турында онытмасак иде. Югыйсә, хокуклар бозылу, социаль гарантияләр булмау, түбән хезмәт хаклары кебек проблемалар бүген дә бар. Хезмәт кешесенең мәнфәгатьләре якланырга тиешлеген түрәләр исеннән чыгармасын иде...

Әйткәндәй, бүген Русия халкының 47 проценты гына 1 Майны Яз һәм хезмәт бәйрәме дип кабул итә икән. Һәрхәлдә, HeadHunter” компаниясе оештырган сораштыру шуны раслый. Җавап бирүчеләрнең 33 проценты өчен бу бәйрәм – өстәмә ял көне генә. Ә җавап бирүчеләрнең 15 процент өчен 1 Май – хезмәтчәннәр бәйрәме. Мондый җавапны башлыча гади эшчеләр, төзүчеләр һәм инженерлар биргән.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: