+13 °С
Болытлы
Үткән атнада суган кыйммәтләнгән. Һәрхәлдә, Башстатның 17-24 апрель өчен статистика нәтиҗәләре шуны раслый.
Суган хакы 10 процентка аркан. Хәзер аның 1 килограммы 57,8 сум тора. Бәяләр арту буенча икенче урында – ярымысланган һәм пешерелгән-ысланган колбаса. Ул 4,4 процентка кыйммәтләнгән. Бүген аның 1 килограммы уртача 488,7 сумга төшә.
Шулай ук беренче бишлеккә дуңгыз ите (+3 процент), кишер (+2,5 процент) һәм кәбестә (+2,2 процента) кергән.
Нишлисең, суган, кишер, кәбестәнең азайган вакыты шул...