Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
28 апрель 2023, 11:06

Кешелекне алда ни көтә?

Галимнәрнең 21 гасыр ахырына эшләгән фаразлары әлегә ышанырлык та түгел кебек...

Кешелекне алда ни көтә?
Кешелекне алда ни көтә?

   Галимнәрнең 21 гасыр ахырына эшләгән фаразлары әлегә ышанырлык та түгел кебек: климат үзгәрүгә карап, Русиядә кар катламы 9-32 процентка кадәр кимергә мөмкин. Ә Арктика диңгезләрендә боз кимиячәк, ә мәңгелек туңлыкның мәйданы 25-90 процентка кадәр кимиячәк.

   Җылыну процессы көчәю кышын салкын төбәкләрдә кар күләме артуга, ә җылырак якларда аның урынына яңгырлар явуга китерәчәк. Мәңгелек туңлыклар эрү исә җирлекләрнең сазлыкка әверелүенә китерәчәк, торф катламнары янгыннары ешаячак, елгаларда су күтәрелү-су басулар яки экстремаль аз сулылык күзәтеләчәк. Шулай ук күлләрнең кибүе, янгын һәм көчле давылларның ешаюы, зарарлы бөҗәкләрнең киңрәк таралуы куркынычы артачак.

   Белгечләр фикеренчә, климатик үзгәрешләр шулай ук демографик процессларга да кагылачак: 2030 елга алар халык арасында үлем күрсәткеченең 0,1 процентка артуына китерергә мөмкин. Алар искәртүенчә, һава торышындагы үзгәрешләр шулай ук травма алу очракларының артуына, хроник чирләр кискенләшүенә, инфекцияләр таралуга, нервлар һәм психик тайпылышлар артуына китерергә мөмкин.

Фото: sunhome.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: