Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
25 апрель 2023, 16:51

“Балалар йортына алып китегез мине!”

Бу вакыйгада кемгә ышанырга? Балагамы, әллә әнисенәме?

vashgorod.ru
Фото:vashgorod.ru

Красноярск краеның Лесосибирск шәһәрендә  14 яшьлек мәктәп укучысы опека органнарына килгән дә аны балалар йортына алып китүләрен таләп иткән. Бу хакта мәгълүмат чаралары, төбәкнең обмудсмены Ирина Мирошниковага сылтанып,  хәбәр итә.

Социаль яклау үзәгенә килгән малай әнисенә зарланган, ана хокукларыннан мәхрүм итүләрен сораган. Үсмер сөйләвенчә, өйдә, имеш, ул даими кимсетүләргә һәм мыскыллауларга дучар булып яши. Әйткәндәй, моңа кадәр малайны әнисе гаризасы буенча бер тапкыр приютка урнаштырган булганнар инде. Ул вакытта ана кеше улының укыйсы килмәве турында белдергән һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Омбудсмен сүзләренчә, опека бүлеге гаиләдәге хәлләрне җайга салырга тырышкан һәм ике атнадан малайны өенә кайтарган. “Нибары 12 көн өйдә торганнан соң үсмер яңадан приютта яшәргә теләк белдерде”, – ди Мирошникова.

Малайның әнисен белүчеләр аны уңай яктан бәяли. Хатынны эш урынындагы коллегалары хөрмәт итә, алкоголь эчемлекләр белән мавыкмый, диелә статьяда. Әмма малайның укыйсы, дәресләр әзерлисе, йорттагы эшләрдә ярдәм итәсе килми, дип тә ассызыклый омбудсмен. 

Белгечләр  хатынны ана хокукларында чикләү  турында шикаять белән судка мөрәҗәгать иткән. Әмма җитәрлек нигез булмау сәбәпле судья эш кузгатудан баш тарткан. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: