Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
23 апрель 2023, 20:10

Кайчан күбрәк ял кирәк: Яңа елдамы, әллә майдамы?

Сез ничек уйлыйсыз?

kirov.bezformata.com
kirov.bezformata.com

Яңа елдагы озайлы ял көннәрен май бәйрәмнәренә күчерергә кирәк дигән фикерләр соңгы елларда еширак яңгырый башлады.

Бу фикерне кайсыбер депутатлар да хуплады. Хәтта яңа ел бәйрәмнәрен кыскарту исәбенә май бәйрәмнәрен арттыру турындагы закон проектын әзерләп, аны Дәүләт Думасына тапшырганнар  иде. Әмма бу проектның закон буларак кабул ителүе бик икеле. 

“SuperJob” сервисы исә әлеге тема буенча сораштыру үткәргән. Нәтиҗәдә Уфа халкының сораштыруларда катнашкан 42 проценты әлеге идеяне хуплаган. “Язын күпләрнең бакча эшләре бар, ә кышкы яллар чаңгычылар өчен генә уңай”, “Гыйнварда болай да күпләр ял итми, эшлиләр, отчетлар тапшыралар”, – дигәннәр май бәйрәмнәрен озайту яклылар.

Җавап бирүчеләрнең 45 проценты әлеге фикерне хупламаган. “Кышын да ял кирәк”, “Кышкы ял әкият кебек бит ул: аңа тимәгез”, – диючеләр булган.

Ә сез ничек уйлыйсыз: кайчан күбрәк ял кирәк – Яңа елдамы, әллә май бәйрәмнәрендәме?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: