Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
23 апрель 2023, 12:18

Иген үстерү табышлы эшме?

Куян бала тапкан, куяр урын тапмаган, дигәндәй, бүген кайсыбер хуҗалыкларда былтырдан калган игенне нәрсә эшләтергә дигән сорау килеп туа башлаган.

https://vk.com
https://vk.com

Узган ел иген күп булды: ил буенча да, шул исәптән Башкортстанда да мул уңыш җыеп алынды. Әмма, куян бала тапкан, куяр урын тапмаган, дигәндәй, бүген кайсыбер хуҗалыкларда былтырдан калган игенне нәрсә эшләтергә дигән сорау килеп туа башлаган. Сатар идең – хакы очсыз, керем чыгымны капламый, саклар идең – яңа уңышка урын әзеләргә кирәк.

Бу мәсьәләдә дәүләт ярдәм итәргә тиеш дигән фикердә Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары Олег Нилов. Шуңа ул министрлар кабинеты башлыгы Михаил Мишустинга, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән интервенция фондына иген сатып алу күләмен өч тапкыр арттыруны сорап, хат юллаган.

 “2022-23нче еллардагы рекордлы уңыш сезоны проблемалар барлыгын фаш итте. Эш шунда: аграрийлар бөртеклеләрне 157,7 миллион тонна һәм майлы культуралардан 24,8 миллион тонна уңыш җыеп алды. Нәтиҗәдә хәзер моңа кадәр булмаган күләмдә ашлык артып кала. Быелгы урып-җыю башына бөртеклеләрнең артып калган күләме – 26 миллион тонна һәм май культураларыныкы 3 миллион тонна тирәсе булачак”, – диелгән депутатның хатында.

Әгәр фаразлар тормышка ашып, яңа уңыш 120-130 миллион тонна җыеп алынса, аны саклау буенча җитди проблемалар килеп чыгарга мөмкин, дип исәпли парламентарий. Кайсыбер трейдерларның (үз файдасына эшләүче сәүдәгәрләр) безнең ил базарыннан китүләрен дә исәпкә алсак, бу мәсьәлә тагын да киңәергә мөмкин.

Аграр комитет депутатлары бәян итүенчә, узган елгы уңышны саклау һәм сату темасы һәр утырышта диярлек күтәрелә. Хөкүмәтнең сату мәсьәләсен активрак хәл итәргә тиешлеге әйтелә. Русия игенен Көньяк һәм Үзәк Америка, Африка илләре, Әфганстан, Венесуэла, Төньяк Корея һәм башка дәүләтләргә сата ала, дип исәплиләр Дәүләт Думасында.

Илнең Авыл хуҗалыгы министрлыгында исә игенне саклау буенча ул кадәр зур проблема юк, диләр. “2022 елда интервенция фондына 3 миллион тонна ашлык салу планлаштырылды. Өстәмә сатып алулар мәсьәләсе базардагы гомум хәлдән чыгып хәл ителәчәк. Азык-төлек иминлеген мониторинглау системасы мәгълүматларына ярашлы, бөртеклеләр һәм майлы культураларны саклау куәтләре 2023 ел башына 163,5 миллион тонна тәшкил итте. Былтырдан калган уңышны да, яңасын урнаштыру өчен дә мөмкинлекләр җитәргә тиеш”, – дип җавап биргәннәр ведомствода.

Бу урында шуны билгеләп үтик: узган ел дәүләт аграрийлардан 3 миллион тоннадан артык иген сатып алды. Шулай ук экспортка чыгару квотасы да 25,5 миллион тоннага җиткерелгән.

Аграр өлкәдә эшләүчеләр исә депутатлар күтәргән мәсьәлә кискен торуын инкяр итми.

“Бүген аграрийларның узган елдан бирле сакланып килгән ашлыгы шактый. Хак түбән булу сәбәпле, хуҗалыклар аны сатарга ашыкмый. Яңа уңыш ала башлагач, аны кая кую мәсьәләсе килеп туачак”, – ди Крестьян (фермер) хуҗалыклары ассоциациясе президенты, Аграр комитет рәисе урынбасары Владимир Плотников.

“Интервенция фонды өчен игеннең бер килограммын 14 сум белән сатып алдылар. Ә хәзер 10 сумга сатарга тәкъдим итәләр. Крестьян хуҗалыкларының кереме төшә башлады. Шуңа алар быел ашлама, техниканы азрак сатып алырга мәҗбүр булачак. Бу чәчү мәйданнарын киметүгә китерергә мөмкин, чөнки аларны эшкәртү үзен акламаячак”, – ди Плотников.

“Игенне сату табышлы булмагач, аны үстерүнең кызыгы калмый. Һәр тоннаны зыянга сата башласа, кешенең зур мәйданнарга чәчү дәрте югала”, – ди Русиянең иген берләшмәсе президенты Аркадий Злочевский. Ул шулай ук игеннең сыйфаты турында да уйланырга чакыра.

Узган ел Башкортстан өчен дә игенле булды. Әмма бездә дә игенне саклау мөмкинлекләре җитми булып чыкты. Шуңа күп кенә хуҗалыкларда ашлыкны ындыр табакларына өеп, өстен каплап сакларга туры килә, дигән иде вице-премьер – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов былтыр көз. Әле яңарак – умартачылыкны үстерү буенча форумда да – ул бу теманы телгә алды.

“Узган елның мул уңышы проблемалар алып килде. Без 5 миллион тонна ашлык җыеп алдык, нәтиҗәдә 1 килограмм иген җитештерүнең үзкыйммәте 9 сум тәшкил итте, ә бүген барысы да аны 8 сум белән сата. Ягъни һәр килограммнан 1 сум зыян алалар. Бу – артыгын җитештерү көрчеге. Без кулланганга караганда күбрәк җитештерәбез. Һәм бу хәл алдагы елларда да дәвам итәр, мөгаен”, – диде министр.

Әлеге көрчектән чыгуның юллары – экспорт һәм продукцияне башка төбәкләргә сату, ди ул. Һәм, әлбәттә, кичекмәстән игенне саклау мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Чөнки бездәге элеватор һәм махсус саклау урыннары 4 миллион тоннаны гына сыйдыра. Шуңа узган ел 1 миллион тонна бөртеклеләрне һәм бөртекле-кузаклыларны җир пайчыларына, крестьян һәм шәхси хуҗалыкларга бүлеп бирергә туры килгән. “Тәү чиратта пай җирләре өчен ашлык белән исәпләштек, мал тотучы шәхси хуҗалыкларга саттык. Шулай итеп, бер миллион ашлык келәтләргә, сарай һәм йортларга “китте”. Ә заманча бизнес-модельдә ул алай булырга тиеш түгел. 6 миллион тонна ашлыкны берьюлы саклау куәтләрен үстерү турында уйлаячакбыз”, – дигән иде Фазрахманов. Аның әйтүенчә, 2023-24 елларда ким дигәндә 10 элеватор булдырырга кирәк.

***

Әйе, иген күп булу – яхшы. Әмма, икенче яктан, күп булгач, аның хакы төшә, саклау проблемасы килеп туа. Монысы инде игенче файдасына түгел. Шуңа бу мәсьәләдә дәүләт ярдәм кулы сузарга тиештер, мөгаен.  

Быел да былтыргы кебек үк уңыш алынуы икеле, әлбәттә. Аның өчен һава торышының да былтыргы кебек килүе кирәк. Ләкин бу игенне саклау урыннары проблемасын кичектерергә була дигән сүз түгел. Шулай бит?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: