

“Нәзирә Бәширова исемендәге” бәйге.
Ниһаять Гөлназ белән Эльвираның әти-әнисе авылдан кечерәк кенә иске өй сатып алдылар. Берничә ел элек вафат булган әби белән бабай йорты иде ул. Инде күченеп йөреп ялкып беткәннар иде. Йорт-кураны урап чыккач әти-әнисе баш чайкап торды:"Ай- һай, моны эш итеп кереп булыр микән?"
Аннары бар туганнары да ярдәмгә килде, эш башланды.
Трактор китертеп, әллә ничә юл чүп түктеләр. Газ керттеләр, тәрәзәләрне, черек бүрәнәләрне алыштыргач һәм башка бик күп эшләр башкаргач, бер айдан өй яшәрлек хәлгә килде. Өйне түшәмнән идәнгә кадәр ялт иттереп юып чыгардылар. Диварларга аксыл төстәге обойлар ябыштырылды, идәннәр матур итеп буялды, яңа тәрәзәләргә ефәк челтәрләр элеп, тәрәзә төбенә исле гөлләр дә утырткач, өй тагын да ямьләнеп китте. Ә Коръән мәҗлесе уздырып, өйгә догалар кергәч, ул тагын да балкып китте, аңа нур иңде!
Әти-әниләре, күрше авылда яшәүче нәнәсе белән картәтисе янына баргач, аннан кечкенә песи баласы да алып кайттылар. И сөенде инде кызчыклар бу җан иясенә! Күп уйлашканнан соң алар песине “Йолдыз” дип атадылар.
Йолдыз бик теремек булып чыкты. Ул үзен яратуларын бик тиз аңлап алды. Тышка чыгасы, ашыйсы-эчәсе килсә дә, кызлар янына килеп, йомышын “мияу”лап белдерде, хәтта йокыдан уятырга да күп сорамады.
Бу йортта инде кызлар ике ел яши. Йолдыз да зур песи булды.
Беркөнне әниләре кызларны: “Йолдызның бәләкәчләре бар!" - дип уятты. Кызлар шатланышып сикереп тордылар.
Зур катыргы әрҗәгә җылы кофта җәелгән. Әтиләре песиләргә чыгып йөрерлек тишек ясап куйган. Йолдыз мыр-мыр килеп: "Менә, карагыз, минем бәләкәчләремне!”, – дигән сыман горур гына ята. Кызлар йөгертеп җылы сөт китереп эчергәч тагы да шатланып “мыр”лавын дәвам итә.
Җәй айлары үтеп, көзгә кергәндә песи балалары шактый үсте. Алар инде әниләре тотып биргән тычканнарны мыраулашып рәхәтләнеп бергә ашый иде. Өйдәге әрҗә хәзер абзар башына күчте. Биш песи баласы күбрәк абзар башында яшәде. Сыер сауганда алар төрлесе төрле яктан чабышып, сөт эчәргә җыелдылар.
Шулай бервакыт, бәрәңгеләр алынып беткәч, бакчага тирес таратырга булдылар. Абзар артында әби-бабайлар яшәгән чордан калган тирес өеме тора иде. Беркөнне әтисе шул өемне бакчага тарата башлады. Тычкан - комак исен сизеп, Йолдыз балаларын ияртеп шул тирәдә йөрде. Өемнең төбенә җитәрәк, оясы белән жиде - сигез комак баласы чыкты. Песи балаларының “мыр”лап” аларны ашаганын бар гаилә көлеп карап торды. Янәсе песиләр эшкә ярый башлады! Их, белсәләр шул җан ияләренең бу төндә ни күрәселәрен!
Кичкә әнисе бәлеш пешерде. Тәмле бәлештән авыз итәргә якында гына яшәгән картәнисен һәм картәтисен чакырып алдылар. Йолдыз ике өй арасында йөреп, очынып киткән иде инде, бу юлы да картәниләренә ияреп, аларны озата киткән һәм шунда кунып калган булып чыкты.
Төнлә Амур бик каты ярсып өреп чыкты. Үткән-сүткән кешеләргә өрәдер инде дип, әти-әнисе бик игътибарга алмадылар. Ә иртән малларга ашарга салырга дип чыккан әтисе, тыны бетеп йөгереп керде. Кеше әйтсә, һич ышанмаслык хәл иде: балаларының үчен алган иде комаклар – песи балаларын өзгәләп, үтереп ташлаганнар. Әйтеп, аңлатып бетергесез тойгылар кичерде гаилә. Песи балаларын әтисе белән әнисе алмагач төбенә хөрмәтләп күмделәр... Йокысын туйдырып, кунактан кайткан Йолдыз балаларын озак эзләде.
Әтиләре район үзәгенә барып балык һәм комак агуы алып кайтты. Берничә көннән абзарда үлгән комак гәүдәләре күренде.
Йолдыз моңсуланды, ул абзардан кермәде, ә өч - дүрт көн үткәч, әллә балалары кайгысыннан, әллә агулы комак ашап хәлсезләнеп өйгә керде. Әнисе белән әтисе сөт, катык эчереп тә карадылар, ул мөлдерәп күзгә карап кына ятты. Сөйләп аңлатырга теле генә юк шул бахыр малкайның. Саубуллашуы гына булган Йолдызкайның .
Гөлназ төш күрде: имеш песи балалары кайткан да, Йолдыз “мыр”лап, шатланып аларны ялый, барысы да уйныйлар, шаярышалар. Кыз күз яшьләренә төелеп уянып китте...
Иртән кызчыклар йокыдан торуга Йолдызны да балалары янына жирләгән иделәр...
- Менә бит дөньяда нинди хәлләр була. Комакның үч алганын бер дә
ишеткәнебез юк иде. Үз йорт-курабызда шушы хәлләргә шаһит булдык дип сүзен тәмамлады Эльвира апам. Бу хәлләр булганда бер апама -14 , икенчесенә 9 яшь булган. Бу вакыйга алар күңелендә гомергә җуелмаслык булып уелып калган. Әле миңа сөйләп утырганда да апам күз яшьләрен тыя алмады.
Ә үземнән өстәп шуны әйтәсем килә: кайбер кешеләр, үзләре исән көенә дә, балаларын дәүләт карамагына ташлап калдыралар. Көннән-көн җинаятьчелек арта, үз сабыйларының вәхшиләрчә гомерен өзү очраклары да күп. Аллам сакласын! Кешеләргә мәрхәмәтлелек, тәүфыйк бирсен дип телисе килә!
Ә баксаң, дүрт аяклылар да балаларын яклап, алар гомере өчен көрәшә, хәтта үч ала икән...
Сәйдә Әхмәдуллина.
Чакмагыш районы,
Имәнлекул авылы.
Фото: grizun-off.ru