Уйланырга урын бар
17 апрель 2023, 06:02

Кеше табигать белән идарә итә аламы?

Төркиядәге җир тетрәүгә кагылышлы фаразлар әле булса бәхәсләр тудыра...

tehnowar.rutehnowar.ru
tehnowar.ru

Быел февраль башында Төркиядә һәм Сүриядә җир тетрәде. Исегезгә төшерәбез, 6 февральдә Төркиянең көньяк-көнчыгышында 9 сәгать аралык белән ике зур җир тетрәү теркәлде. Төркиянең Газиантеп һәм Кахраманмараш районнарында җир тирбәлешенең көче 7,8 һәм 7,5 магнитудага җитте. Нәтиҗәдә Төркиядә – 50 меңнән күбрәк, Сүриядә 8500 тирәсе кешенең гомере өзелде. Күп кешеләрне шок хәлендә калдырган бу һәлакәттән соң ике ай үтте. Әмма җир тетрәүгә кагылышлы фаразлар әле булса бәхәсләр тудыра.

Тәү чиратта шунысы гаҗәп: төрекләрнең эчке эшләр министры Сөләйман Сойлу “америкалылар үзләренең пычрак кулларын безнең илдән алсыннар” дип таләп итү белән Төркиягә афәт ябырылды.

Тагын бер факт уйга сала: һәлакәт буласы көн алдыннан Канада, Франция, Бөек Британия, Голландия һәм Швециянең Төркиядәге дипломатик вәкиллекләре ябыла.

Төркия космик агентлыгы башлыгы Сердар Хөсәен Йылдырым, бу фаҗигадә АКШның кысылышы булу мөмкинлегенә ишарә итеп, җир тетрәүне ясалма китереп чыгарырга була, диде. “Космостан титан эретмәсеннән торган 10 метрлы стерженьнарны теләсә кайсы урынга җибәреп була торган юлдашлар бар. Алар җиргә 5 километр тирәнлеккә үтеп керә һәм 7-8 баллы җир тетрәүләр китереп чыгара ала”, – диде ул.

Чынлап та, узган гасырның 60нчы елларында Пентагон “Rods from God” (“Ходай уклары”) дигән проект эшли. Аңа ярашлы, озынлыгы 9 метр чамасы булган очлы вольфрам стерженьнарны космоска урнаштыру күзалланган була.

Анкараның элекке мэры Мелих Гекчек бу җир тетрәүгә “АКШ һәм Израиль кулы” тигән дип исәпли. “Җир тетрәүне китереп чыгарып була. Моның ачык мисалы – Гөлҗүктәге җир тетрәү”, – ди ул. Монда Гекчек Стамбулдан 90 чакрымда урнашкан Измит шәһәре янында 1999 елда булган җир тетрәүне күз уңында тота. Ул вакытта Мәрмәр диңгездә дулкыннарының биеклеге 3 метрга кадәр җиткән цунами барлыкка килде. 40 меңгә якын кеше үлде.

Төркиянең “dikGAZETE” басмасы шуңа игътибар итә: җир селкенә башлаганчы Стамбул портына Американың “Nitze” эсминецы (эскадрен миноносец) кергән. Измитта җир тетрәгәндә дә – 1999 елның августында да – Төркиядә нәкъ әлеге корабны күрәләр. Хәбәрчеләр раславынча, судноның бортында Американың серле “HAARP” корылмасы булырга тиеш. “Җәмгыятьтә шундый фикер йөри: Төркия суларында АКШның хәрби кораблары пәйда булган саен һәлакәт була”, – дип язылган басмада.

Төркиядәге җир тетрәү кеше кулы белән эшләнгән дигән фикердә торучылар фаразлавынча, Төркия суларына кергән эсминец бортына “HAARP” проектында сыналган генератор уранаштырылган. Янәсе дә ул Җирнең астына югары ешлыклы электрмагнитлы испульслар җибәргән: нәтиҗәдә тектоник хәрәкәтләр барлыкка килеп, җир тетрәү башланган.

Бу версия буенча Русиядә дә фикер алыштылар. Хәрби эксперт Александр Хроленко болай диде: “Хәрби күзлектән караганда, монда корал кулланылганмы, әллә юкмы икәнлеген дәлилләп булмый, әлбәттә. Моны, мөмкин булса, киләчәк күрсәтер. Ләкин, минемчә, төрек гәзитләре язган фикерләргә тулысынча каршы килергә ярамый”.

Әйткәндәй, 2010 елда Венесуэла президенты Уго Чавес та АКШны, тектоник корал кулланып, Гаитида җир тетрәү китереп чыгаруда гаепләде. Ул вакытта Венесуэла матбугаты да “җир селкенү “HAARP” исемле проект белән бәйле булырга мөмкин. Бу система климатта кискен һәм көтелмәгән үзгәрешләр барлыкка китерә ала” дип язды.

Климатны йөгәнләп буламы?

Нәрсә ул “HAARP”? Аны “Поляр балкышларны югары ешлыклы актив тикшерү программасы” дип тәрҗемә итәләр. Бу фәнни-тикшеренү проекты Аляскада чирек гасыр Пентагон контроле астында эшли. Антенналар һәм башка аппаратуралардан торган әлеге комплекс ярдәмендә ионосфера һәм поляр балкыш тикшерелә. Кайсыбер экспертлар фикеренчә, “HAARP” һава торышы белән идарә итәргә сәләтле. Ул корылык, гарасатлар, су басулар һәм хәтта җир тетрәүләр китереп чагаруга йогынты ясый ала. “Бу комплекс нәкъ шуның өчен төзелгән, ә поляр балкышны өйрәнү дигән сүзләр – бары сылтау гына”, – диләр алар.

Техноген һәлакәтләр буенча Русиянең билгеле эксперты Светлана Байда да “HAARP” корылмасы климатик корал буларак кулланылырга мөмкин, дип исәпли. “Уйлану өчен: 2010 елда бар Русия территориясе буенча диярлек аномаль антициклоннар ике айдан артык хәрәкәтсез торды. Ә бит Кояшның активлыгы минималь иде һәм мондый күренеш өчен табигый сәбәпләр юк иде”, – ди геофизик.

Төркия матбугаты Американың атом-төш коралы куллану мөмкинлеге турында да язмалар бастырды. Янәсе дә, америкалылыр үтә дә нык тирән чокырга атом-төш бомбасы ыргыткан. Әлеге шартлау тектоник хәрәкәтләргә китергән. Шул рәвешле АКШ Төркиягә сабак биргән. Чөнки, билгеле булуынча, АКШ һәм Көнбатыш Төркиянең тышкы сәясәте белән риза түгел.

Фән ни ди?

Җир өстендәге кешенең 10 километр тирәнлектәге хәлләргә йогынты ясый алуын күз алдына китерүе авыр. Әйтик, бомбаны анда ыргыту өчен чокыр ясауга бик күп вакыт кирәк булачак. Мурманск өлкәсендә урнашкан тирәнлеге 12 километрдан арткан гаять тирән скважинаны 21 елдан артык чокыганнар. Ә Төркия территориясендә һәм аның якын тирәсендә мондый чокырлар юк. АКШта 8 һәм 9 километр тирәнлектәге скважиналар бар, әмма алар Җир шарының икенче читендә. Һәм аларга бомба ыргытып кына Төркиядә җир тетрәү ясап булмый, диләр галимнәр.

Бомбага караганда, Җир астына юнәлтелгән электрмагнит импульслар фаразын күз алдына китерергә мөмкин, ләкин аны чынга ашыру бик икеле, дип фаразлый кайсыбер экспертлар.

Сейсмолог, физика-математика фәннәре докторы Алексей Завьялов болай ди: “Тектоник яки геофизик корал куллану фаразына килгәндә, монда “соңгы тамчы” эффектын искә төшерергә була. Әйтик, савыт күзенә кадәр су белән тулса, аның түгелә башлавына бер тамчы да җитә. Әмма Җир асты тирәнлекләрендә сеймологик көчәнеш шартлар дәрәҗәгә җитешкән урыннарны ничек табарга? Теоретик яктан, мондый урыннарга импульс җибәреп, җир тетрәү барлыкка китерергә мөмкин. Ләкин гамәлдә һәм технологик яктан – башкару мөмкин булмаган эш. Без әле моңардан бик ерак торабыз. Фән әлегә Җир астындагы һәр урында көчәнеш дәрәҗәсен билгеле алмый”.

Завьялов әйтүенчә, бәлки хәрбиләрдә мондый эшләнмәләр бардыр. “Әмма аларны тормышка ашыру мөмкин түгелдер уйлыйм. Моның өчен Җир астында барган процессларны төгәл белергә кирәк, – ди галим. – Бәлки, мондый мәгълүматны махсус тараталардыр? Төркиядә тиздән сайлаулар һәм кайсыберләр андагы сәяси мохитне болгатырга тели”.

 

Әйе, фаразлар төрле. Кайсысына ышанырга – һәркем үзе сайлый.

Шулай да, уйлану өчен бер факт: 1996 елда Америка хәрби аналитикларының доклады бастырыла. Анда авторлар: “Һава торышына йогынты ясау алымнары дошманны юк итүгә һәм баш идерүгә киң мөмкинлекләр ача. Шуңа һава торышына тәэсир итү технологияләре киләчәктә АКШ өчен милли иминлек сәясәтенең бер өлешенә әйләнер, мөгаен”, – дип язган.

Докладта әйтелүенчә, 2025 елда АКШның аэрокосмик көчләре “һава торышы белән идарә итә алачак”. Ә 2025 елга озак калмады...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас