

Стәрлетамакта зоояклаучылар коточкыч күренешкә тап була: алар эт үләксәләре өемен таба. Табигать сагында торучылар бу хакта “Честно говоря” хәбәрчеләренә бәян иткән.
Активистлар барлыгы 18 эт үләксәсен исәпләгән. Алар әйтүенчә, үлгән этләрнең кайсыберләренең муенчаклары бар. Араларында сукбай этләр дә, токымлылары да бар. Зоояклаучылар фикеренчә, бу этләрне хайваннарны тоту белән шөгыльләнүче урындагы компания үтергән булырга ихтимал.
“Без шәһәрдән бераз китеп, Агыйдел күпере аръягына чыктык һәм үле этләр өеменә тап булдык. Скелетка әйләнгәннәре дә бар. Кайсыберләренең тиресе генә торып калган. Яңа үлгәннәре дә бар. Этләрнең үләксәләре янында кара пакет ята иде. Анда – үлгән көчекләр. Закон буенча, хайваннарны үтерергә ярамый. Гаепле кешеләр җавап бирергә тиеш”, – ди зоояклаучыларның берсе.
Әле бу хәлне хокук яклаучылар тикшерә.