

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Вконтакте социаль челтәрендә юллар торышына кагылышлы постлар әледән-әле пәйда булып тора.
Шундый постларның берсендә болай дип язылган: “Йонны һәм Югары Яркәй авыллары арасындагы юлның торышы буенча кабаттан мөрәҗәгать итәм. Ремонтлау бер көнгә җитте, юл янә куркыныч хәлдә, грейдер белән үтү дә ярдәм итми. Авыр йөк машиналарына бер тапкыр үтү җитә: юлның асты өскә килә. Бу юллардан йөрерлек түгел. Чара күрүегезне сорыйбыз. Фотода, әлбәттә, юлның чынбарлыктагы торышын күрсәтеп булмый”.
Әлеге мөрәҗәгатькә Илеш районы хакимияте вәкиле җавап биргән. Ул Шаран-Яңа Балтач-Андреевка юлы Башкортстанның Юл хуҗалыгы идарәсе балансында торуын хәбәр иткән.
“Сезнең мөрәҗәгатьне баланста тотучыларга юллыйбыз”, – дигән ул.