Уйланырга урын бар
13 апрель 2023, 11:11

Көлсәң – көл, еласаң – ела!

Хаталар! Һаман башны ваталар.

Көлсәң – көл, еласаң – ела!Көлсәң – көл, еласаң – ела!
Көлсәң – көл, еласаң – ела!

Хаталар! Һаман башны ваталар.

 

Инде ерак 90нчы еллар башында сөт кабында “Сөте сыер пастеризацияләнгән” дигән язуны укып хәйран калган идек. Вакыт үтмәгән дә кебек, менә тагын бер әйбер. Монысында пешкән кош ите белән докторны кушып куйганнар. Уйлап карасаң, коточкыч хәл килеп чыга бит, криминал!!! Кайсы докторны “тыктылар” икән монда, ни гаебе булды икән? Берәрсенә операцияне дөрес ясамадымы икән, эчендә скалпель калдырдымы икән, дөрес диагноз куймадымы икән, дөрес дару билгеләмәдеме икән?.. башың җитмәслек. Менә шулай дуслар, бу колбасаны күрүгә башка әллә ни төрле куркыныч уйлар килерлек. Кая инде аны алып ашаулар(((

Ике телдә язылу кирәк булган очракта нишләргә? Ничек хатасыз язуга ирешергә? Еллар уза тора, бу мәсьәлә һаман телдән төшми. Моңа нәрсә сәбәпче? 

Нигә җитештерүчеләр күп очракта сүзләрнең тәртибен исәпкә алып тормыйлар. Үзләре белмәсә, ник сорамыйлар.

 Адым саен хата. Аерым сүзләрнең тәрҗемәләре дөрес бирелми. Кайда көлкеле, кайда аянычлы хәлләр килеп чыга. Кыскасы, төрле хаталар әлегә шактый еш очрый. Бик үк шома булмаган урыннар бар, алар җөмлә төзелеше үзенчәлегенә, тел үзенчәлекләренә бәйле. Ничек кенә булмасын, җитештергән товар тышына дөрес язылырга тиеш. Югыйсә, тышына чыккан җавапсызлык, мондый азыкның сыйфатында да шик тудыра – “ярамаганмы” дип эшләмиләрме икән?

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас