Уйланырга урын бар
10 апрель 2023, 06:34

Зур су булмастыр...

Сезнең якта язгы ташкын ничек килде?

https://vk.comhttps://vk.com
https://vk.com

Быел яз иртә килеп, көннәр кинәт җылыткач, ташкын көчле булыр, мөгаен, дигән фаразлар йөрде. Коткаручылар гадәттәгечә алдан әзерлек чараларын күрде. Ни дисәң дә, язгы көнгә ышаныч аз: ташкын әллә ни булмас әле дип йөрсәң, су астында калуың да бар. Шуңа Башкортстанда коткару хезмәтләре булырга мөмкин иң начар фаразларны исәпкә алып әзерләнде. Ә иң начар фараз – ул 257 авыл су астында калырга мөмкин дигән сүз. Бу 80 мең кеше яшәгән 20 мең йорт дигәнне аңлата. Шуңа 85 меңнән артык кеше сыярлык 446 вакытлыча яшәү пункты барланды.

Бәхеткә, быел зур су тыныч кына килде. Әлбәттә, кайсыбер урыннарда елгалар ярларыннан шактый чыкты. Дистәгә якын районда юллар, өч районда түбән урнашкан күперләр су астында калды. Шулай да кешеләргә зыян салырлык су булмады һәм булмастыр дигән ышаныч бар. Чөнки республиканың төп елгаларында су төшә башлады. Атна башында Агыйдел, Караидел, Дим елгаларының суы кимү ягына китте.

Белгечләр әйтүенчә, апрель өчен аномаль эссе һава торышы һәм явым-төшемнең аз булуы сәбәпле, алдагы көннәрдә дә эре елгаларның суы азаячак. Ә бәләкәй елгаларда боз соңрак китте, шуңа аларның суы, киресенчә, артачак һәм кайсыбер урыннарда су басу хәвефе сакланачак.

Әгәр язгы ташкын шулай гына үтеп китсә, күпьеллык күзәтүләр тарихына аның күрсәткече иң түбәннәрнең берсе булып язылырга мөмкин. Әлегә Агыйдел Уфа янында иң күбе 274 сантиметрга артты. Ә фаразлар буенча ул 530-630 сантиметрга күтәрелергә мөмкин иде. Былтыр Агыйдел бу урында 460 сантиметрга кадәр менде. Күпьеллык уртача күрсәткечләр исә 730 сантиметрга җитә.

Быел зур елгаларда суның аз күтәрелүе берничә сәбәпкә бәйле. Көзен Агыйдел елгасы бассейнының суга туенуы уртача күрсәткечләрдән 10-20 процентка түбән булды, дип хисап тотты Башгидрометүзәк хезмәткәрләре. Быел мартта исә кар катламындагы су запасы әлеге дә баягы уртача күпьеллык күрсәткечләрдән 20-40 процентка азрак дип бәяләнде. Кышын да кар әллә ни күп яумады. Өстәвенә, көннәр кисәк кенә нык җылыткач, туфрак эреде һәр кар суларын үзенә сеңдерә барды.

Гомумән, соңгы елларда ташкын тыныч үтә. Агыйдел соңгы тапкыр 2007 елда 902 сантиметрга күтәрелгән. Ә бит йөз ел элек Башкортстанда көчле ташулар еш күренеш булган. 1899 елның 15-16 апрелендә Уфаның су үлчәү постында 11 метр күрсәткечен билгеләгәннәр. Бу да рекорд булмаган әле. Күзәтүләр тарихында иң югары күрсәткеч – 1120 сантиметр – 1882 елның 12 маенда теркәлгән. Шулай ук 1914 һәм 1916 елларда да елгалар нык күтәрелгән: су 1054 сантиметр һәм 1071 сантиметрга кадәр менгән.

Зур ташулар булмауның үз уңай яклары күп. Тәү  чиратта кешеләргә, йорт-курага каза килми, димәк, финанс чыгымнар соралмый. Югыйсә, кешеләр күпләп яшәгән урыннарны су басса, аның икътисади зыяны миллионлаган сумнар белән исәпләнергә мөмкин. Өстәвенә, зур су белән бергә, гадәттә, елгаларга чүпләр агып төшә, хәтта хәвефле матдәләр дә килеп эләгергә мөмкин...

Икенче яктан, елга сулары ярларыннан әллә ни чыкмаса да, җәен корылык булмас, ел уңышлы килер дип ышанасы килә.

Зур су булмастыр...
Зур су булмастыр...
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас