

Аларны җыя башлаулары ихтимал.
Русиядә саклау вакыты чыккан даруларны һәм дару савыты-капларын: блистерлар, буш дару шешәләре, кулланылган шприцларны җыю системасы барлыкка килүе ихтимал. Экология операторы Сәламәтлек саклау, Табигать ресурслары һәм экология министрлыкларына, Роспотребнадзорга шундый тәкъдим белән чыккан, дип яза “Известия”.
Тәкъдим белән чыккан авторлар фикеренчә, хастаханәләр, сырхауханә һәм даруханәләргә саклау вакыты чыккан дарулар, кап-савытлар җыю өчен махсус контейнерлар урнаштырырга кирәк. Шуннан соң аларны эшкәртүгә озатып булачак. Русия Экология операторында билгеләп үтелгәнчә, моңа мөмкинлекләр бар. Тәкъдимне тормышка ашыру өчен санитария кагыйдәләренә үзгәрешләр генә кертергә кирәк.
“Известия” искә төшерүенчә, Русиядә яраксызга чыккан дарулар, шулай ук бушап калган шешә-блистерларны махсус җыю оештырылмаган әле. Шуңа күрә әйләнә-тирә мохиткә җитди зыян китерелә. Препаратларның таркалмый торган матдәләре тирә-юньне агуларга мөмкин.
Фото: a.ria56.ru